Шигъри тәлгәшләр
Бүген бездә иртәдән үк Үзенә бер сихри мизгел. Ул шуңа да туган як бит, Һәр назына күңел сизгер.
Рәхмәтлемен
Бүген бездә
иртәдән үк
Үзенә бер
сихри мизгел.
Ул шуңа да
туган як бит,
Һәр назына
күңел сизгер.
Бер уңганы
таңнан торып,
Әйтерсең лә,
сыер сава,
Һәр тереклек
наз кичерә,
Оеп кына яңгыр ява.
Мең рәхмәт,
туган ягым!
Миңа шундый
күңел бирдең.
Аңласагыз –
горурланам,
Мин баласы
шушы җирнең.
Шыбыр-шыбыр
яңгыр ява,
Бездә бүген
шундый һава.
Кемнәргәдер
Кавказ кирәк,
Миңа менә шушы дәва.
Рифкать ИМАЕВ.
Бергә җырлыйк
Йөрәкләрдән чыккан
моңлы җырны
Бергә көйлик,
шатлык сизгәнче.
Кушылып җырлыйк,
сөю хисләреннән
Тормыш тәмен
икәү белгәнче.
Яратуның тәмен
бергә бүлгәнче дә,
Сөенечне татып
тойганчы.
Тормыш юлындагы
каршылыкны,
Киртәләрне
сикереп узганчы.
Мәхәббәтнең
тирән күлләрендә
Аккошлардай
бергә йөзгәнче.
Калган гомер,
булган кайгыларны
Кул тотышып
бергә җиңгәнче.
Роза ШӘЕХОВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев