Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Яңа елны көтү Шатлыклар - күзләрдә, Елмаю - йөзләрдә, Яңа ел сәгатен көткәндә... Хуш инде, иске ел, Шәфкатьле, изге ел, Син тиздән калырсың үткәндә... Карларның аклыгы, Һаваның сафлыгы, Иркәли-иркәли күңелне. Чыршылар бизәлгән, Сый-хөрмәт тезелгән, Көтәбез, Яңа ел, кил инде! Туганнар җыелган, Табыннар корылган, Бу - бәйрәм каршылау гадәте. Бар җиһан...

Яңа елны көтү
Шатлыклар - күзләрдә,
Елмаю - йөзләрдә,
Яңа ел
сәгатен көткәндә...
Хуш инде, иске ел,
Шәфкатьле, изге ел,
Син тиздән
калырсың үткәндә...
Карларның аклыгы,
Һаваның сафлыгы,
Иркәли-иркәли күңелне.
Чыршылар бизәлгән,
Сый-хөрмәт тезелгән,
Көтәбез, Яңа ел,
кил инде!
Туганнар җыелган,
Табыннар корылган,
Бу - бәйрәм
каршылау гадәте.
Бар җиһан шатлансын,
Өметләр аклансын,
Чаң суга Яңа ел сәгате!
Ралия КӘРИМОВА.
Каты кар
Әллә җырлый,
Әллә елый
Аяк астындагы кар.
Аның сүзсез тавышында
Гүя шатлык, кайгы бар.
Кышкы моңны
тоеп барам,
Чумып сихри уйларга.
Көе бар, сүзе генә юк
Аңа кушылып җырларга.
Бәлки сөенә,
шатланадыр,
Тагын күрештек диеп.
Бәлки ул ачуланадыр,
Аклыкка басма диеп.
Уйларыма чумып атлыйм,
Сине тыңлап, каты кар.
Ачулан, шатландыр,
көлдер,
Тик гамьсезлектән чыгар.
Нур Абдул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев