Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Кышкы мизгел Кыш... Иртә... Керфегем күтәреп, Тәрәзгә бактым һәм... Манзара: Кичәге күгелҗем Дөньяга Сак кына, Тын гына кар ява!.. Һәр тараф, Һәр почмак, һәр уйдык Аклыктан хәтта Күз камаша. Биленнән Узган ак толымы - Каеннар - Сылу кыз...Тамаша! Җиһанга сибелгән Ак нурдан Һәрбер йорт Яктырып калгандай... Чиксез саф галәмгә Тоташа...

Кышкы мизгел
Кыш... Иртә...
Керфегем күтәреп,
Тәрәзгә бактым һәм...
Манзара:
Кичәге күгелҗем
Дөньяга
Сак кына,
Тын гына кар ява!..
 
Һәр тараф,
Һәр почмак, һәр уйдык
Аклыктан хәтта
Күз камаша.
Биленнән
Узган ак толымы -
Каеннар -
Сылу кыз...Тамаша!
 
Җиһанга сибелгән
Ак нурдан
Һәрбер йорт
Яктырып калгандай...
Чиксез саф галәмгә
Тоташа
Мәчетнең ак таҗы -
Изге ай!..
 
Ак нурда йөзәләр
Һәммәсе:
Трамвай,
Машина, кешеләр...
Мәңгелек
Бу мизгел эчендә
Илаһи бөеклек
Төсе бар!
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
 
Туган ягым
Арттырырга
телем бармый,
Булганын язам бары:
Безнең якның күге зәңгәр,
Агырак төсле кары.
 
Адым саен тарих монда,
Таулар икән - калалы,
Монда имәнле калкулык,
Иң шәп каен аланы.
 
Монда кайтсам,
йөреш башка,
Бардыр сыман дәвасы.
Хет ипигә ягып аша:
Һавасы ла һавасы...
 
Хәлфә бабай чишмәсе дә
Онытылыр бер димә.
Алыштырмыйм
аның суын
Дөньядагы бернигә.
 
Кабатланмас гүзәл бизәк
Сыгызласы, Пимәре.
Кызларның да монда туа
Илдәге иң чибәре.
 
«Нигә икән?» -
дип сорасаң,
Сәбәпнең иң саллысы:
Монда минем туган авыл-
Мәмле Казак Чаллысы.
Рифкать ИМАЕВ.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев