Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Ана сөте Бөтен нигъмәттән татлырак Ана сөтенең тәме. Ана сөте аша иңә Сабыйга тормыш яме. Җирдәге булган бәрәкәт Ана сөтеннән керә. Ана сөте аша бала Гаделлекне иңдерә. Аңа берни кушылмаган, Шуңа аның ак төсе. Ак төс - ул фани дөньяда Яктылыкның билгесе. Сөт аша нәсел тарала - Туганлыкның өлгесе. Буыннан-буынга...

Ана сөте
Бөтен нигъмәттән татлырак
Ана сөтенең тәме.
Ана сөте аша иңә
Сабыйга тормыш яме.
Җирдәге булган бәрәкәт
Ана сөтеннән керә.
Ана сөте аша бала
Гаделлекне иңдерә.
Аңа берни кушылмаган,
Шуңа аның ак төсе.
Ак төс - ул фани дөньяда
Яктылыкның билгесе.
Сөт аша нәсел тарала -
Туганлыкның өлгесе.
Буыннан-буынга күчә,
Тармаклана бүлбесе.
Хакыйкать бала җанына
Фәкать сөт аша иңгән.
Сөт белән
сәламәт яшәү,
Тәүфыйк-һидәят сеңгән.
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
Танып белү
Шуны күрә
кошлар очкан чакта,
Нәрсә күргән булса ояда.
Гадиләрдән
гади нәрсә юктыр
Ана телен белү дөньяда.
Тора-бара
гади катлаулана:
Тел югала, сүзләр болгана,
Күңел офыклары
тарайганда,
Кырыс чикләү,
тыю булганда.
Бу дөньяны танып
белү өчен
Бер генә тел
җитми, күрәмсең?!
Аерылсаң әгәр
туган телдән,
Нәселеңнең
тамырын өзәрсең,
Хәтта
үз-үзеңне белмәссең.
Нур АБДУЛ.
Үткәннәргә кайтты уйларым
Энҗе карлар ява
талгын гына,
Ут яктысы бизи үзләрен.
Ерактагы
яшьлек сукмагыннан
Ишетәм кебек
аның сүзләрен.
Бөтерелә-бөтерелә
кардай,
Үткәннәргә оча
уйларым.
Уйламадым синсез
салырмын дип,
Киләчәктә
тормыш юлларын.
Вәгъдә биргәч,
карга язганмындыр,
Белә торып
эреп бетәсен.
Сулар булып
күптән аксалар да,
Беләсездер
юшкын китмәсен.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.
Рәсем https://pixabay.com/ сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев