Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Шәһәрләр аңламас Нәкъ авылча йөреп кайттым Шәһәр урамы буйлап. Башта - шәл, аякта - итек, Авыл турында уйлап. Бүген көне шундый булды - Юлыктым күп танышка. Шатлык сирпи күзләреннән, Кайберәүләр - сагышта... - Шәлең матур, искиткеч, - дип, Сүз каткач, хәйран калдым. - Бүләк итеп әниемә Күп еллар элек алдым....

Шәһәрләр аңламас
Нәкъ авылча
йөреп кайттым
Шәһәр урамы буйлап.
Башта - шәл,
аякта - итек,
Авыл турында уйлап.
 
Бүген көне шундый булды -
Юлыктым күп танышка.
Шатлык сирпи
күзләреннән,
Кайберәүләр - сагышта...
 
- Шәлең матур,
искиткеч, - дип,
Сүз каткач, хәйран калдым.
- Бүләк итеп әниемә
Күп еллар элек алдым.
 
Сәерсенеп карап уза
Чәшке тун кигән ханым...
Эчемнән генә: «Мондый тун
Миндә дә бар, дим,
җаным».
 
Аягымны җылы тотты
Әнидән калган итек.
Җаннарымны ятим итте,
Әни мәңгегә китеп…
 
Нәкъ авылча
йөреп кайттым,
Бер җирем дә туңмыйча.
Шәһәрләр мине аңламас,
Авыл кызы булмыйча.
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.
 
Яз килә
Яз килә, күңелгә наз килә,
Йөрәгем гел назга күмелә...
Тамчылар көенә бии дә,
Каләмем очыннан түгелә!
Кадерле ханымнар,
дус кызлар,
Хәерле яз телим, йолдызлар!
Сибелсен күзләрдән
нур тулып,
Сөенеч, шатлыклар
җыр булып.
Балалар борчуга салмасын,
Борчулар картайта
алмасын!
Гөлләргә күмсеннәр
якыннар,
Йөрәктә дөрләсен
ялкыннар!
Ралия КӘРИМОВА.
 
Сүзләр
Сәйләндәй чигелгән
сүзләрнең
Телләрдә иге юк, чиге юк.
Яхшысы баллардай
татлы да,
Яманы йөрәккә кадый ук.
 
Бу тормыш катлаулы,
сынаулы,
Төрлесен кичердем үзем дә.
Көнчеләр гел
артып торса да,
Яхшылык йөретәм
күңелдә.
 
Тәкъдирдә язганча яшимен,
Сынмыйча җилләрдә
җилкәндәй.
Күпләре арттырып
җибәрә,
Дөньяга мәңгегә
килгәндәй.
 
Гайбәтләр-ялганнар
барыбер
Әйләнеп кайтырлар үзеңә.
Кешелек сыйфатын
югалтсаң,
Беркем дә
ышанмас сүзеңә..
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X