Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Яшьлек кайтыр төсле Яз хәбәре булып, тамчы тама, Һәр тамчыда - яшәү сулышы. Тамчыларны җыеп учларыма, Тоям язның сихри җылысын. Эри карлар, китә ташу-сулар, Тиздән кайтыр безгә тургайлар. Яз сулышы тоеп хозурланам, Яшеллеккә төренә тугайлар. Матурлыкка сафлана җир өсте, Яшәртә күңелне яз яме. Тугайларга кайткан кошлар белән Яшьлек кайтыр төсле...

Яшьлек кайтыр төсле
Яз хәбәре булып,
тамчы тама,
Һәр тамчыда -
яшәү сулышы.
Тамчыларны җыеп
учларыма,
Тоям язның
сихри җылысын.
Эри карлар,
китә ташу-сулар,
Тиздән кайтыр безгә
тургайлар.
Яз сулышы тоеп
хозурланам,
Яшеллеккә төренә
тугайлар.
Матурлыкка
сафлана җир өсте,
Яшәртә күңелне
яз яме.
Тугайларга кайткан
кошлар белән
Яшьлек кайтыр төсле әйләнеп.
Анастасия УСАЧЕВА.
Тагын шигырь туды
Бүген тагын
яңа шигырь туды,
Кирәк булырмы ул
кешеләргә?
Әллә янган утка
ташлыйммы соң,
Калсын микән
үзем ишеләргә...
Бәлки шигырь сөйгән
җаннар бардыр,
Матурлыкны
күрүчеләр тагын...
Кырык катлы
кырыс бу дөньяда
Саф һавага сусап
йөргән чагым.
Ралия КӘРИМОВА.
Мин очам
Давыллана күңелләрем,
Җил белән бергә исәм,
Зәңгәр күкләргә
менәмен,
Я упкыннарга төшәм.
Гашыйк булган
яшь кызлардай,
Таң аткач, көтәм кичне.
Йолдызлар кебек
янамын,
Йөгәнләп булмый хисне.
Сагышлар баса йөрәкне,
Каеннарны мин күрсәм.
Тынычланырмы уйларым
Синең кочакка керсәм?
Роза ШӘЕХОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X