Серле тел
шигырь
Татар телем – минем серле телем,
Атам-анам бүләк иткән тел.
Бала чактан бишек җыры җырлап,
Милләтемне кеше иткән тел.
И милләтем! Сөй син үз телеңне,
Сакла аның серле үткәнен. Онытма тик шуны: татар теле –
Синең изге телең икәнен!
Теле юкның иле дә юк, – диеп,
Хак әйтәләр халык телендә.
Татарстан – минем татар илем,
Мин сөйләшәм татар телендә!
Анастасия Усачева
фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев