Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сайлыйк шул мескеннәрне!

Без күрәсен кеше күрмәс, җәмәгать, барыйк та сайлыйк шул кандидатларны! Думада түгел, төрмәдә аларның урыннары, дигезме?.. Ялгышасыз, җәмәгать, ялгышасыз, думада утыручыларның хәле күпкә авыр. И мескеннәр, халык тормышын яхшырту, безне бәхетле итү өчен нинди генә газаплар күрми, нинди генә рәнҗетүләр кичерми алар... Безнеке рәхәт, эштән кайткач, ашап-эчеп, телевизор каршына диванга...

Без күрәсен кеше күрмәс, җәмәгать, барыйк та сайлыйк шул кандидатларны! Думада түгел, төрмәдә аларның урыннары, дигезме?.. Ялгышасыз, җәмәгать, ялгышасыз, думада утыручыларның хәле күпкә авыр. И мескеннәр, халык тормышын яхшырту, безне бәхетле итү өчен нинди генә газаплар күрми, нинди генә рәнҗетүләр кичерми алар...
Безнеке рәхәт, эштән кайткач, ашап-эчеп, телевизор каршына диванга барып авабыз. Ә алар бит безнең шикелле тыныч кына өйләренә кайтып утыра алмый. Бертуктаусыз чит илләргә йөриселәре бар, чөнки квартирларының һәм йортларының бер өлешен шунда сатып алганнар. Дәваланулары да чит илләрдә, балалары да шунда укый бит аларның. Чөнки, беләсегез килсә, үзебезнең илдә халыкка квартирлар күбрәк калсын, бүлнисләрдә чират булмасын, институтларда безнең балаларга урыннар күбрәк калсын дип кайгырта алар. Үлмәле эшләп алган акчалары да чит илләрдәге банкларда, анысына да күз-колак булырга кирәктер. Безнеке рәхәт ул, андый борчу юк, кергәне чыгып бетеп баргач...
Әйтмә инде, эшләре бик авыр, көне-төне гади халыкны кайгырта алар. Телевизорлар күргәнегез бардыр: йодрыкларын да эшкә җигәләр, бер-берсенә папкаларын да томыралар, танауларына стаканлап су да сибәләр, хатын-кызларның чәченнән дә сөйриләр... Кыскасы, халык бәхете өчен көрәшәләр. Шулай арып-талып хезмәт итмәсәләр, доклад вакытында изрәк йоклап китәр идемени алар? Утырышларга, чиратлашып булса да, килеп утырмыйча да кала алмыйлар, чөнки яңадан-яңа законнар өчен тавыш биргәндә, кнопкага басып утырасылары бар...
Әллә мин әйтәм, аларны берәр гаепләре өчен җәзалау максаты белән думага сайлыйлар микән? Күрсеннәр әле күрмешне дип. Шулай булмаса, яллап кеше үтертүдә гаепләнүчеләр, урлаган миллиардларын чит ил банкларында саклаучы бихисап казна караклары, Рәсәй халкының кесәсен бушаткан атаклы аферистлар ничек барысы да шул думага җыела алырлар иде? Шулайдыр, җәзалау максатыннандыр бу...
Кара икра хәтерне бе-терә, дигәнне ишеткәнегез бардыр, бәлки. Уйлап карасаң, зур түрә булу да (алар әле кара икраны да ботка урынына ашый, диләр) хәтерне бетерә икән. Чынлап... Әнә бит, декларация тапшырганда, депутатлар үзләренең ничә машиналары, ничә квартирлары һ.б. булуын да искә төшерә алмаслык дәрәҗәдә хәтерләрен югалталар. Менә мин үзем, пенсиямә рәхәтләнеп яшәгәч, исерек булсам да, адашмыйча үз квартирыма кайтып егылам, чөнки хәтерем яхшы.
Телевизордан сериаллар карап вакытыгызны бушка уздырмагыз, җәмәгать, хәзер политика заманы. Сериал кайчан да булса бер бетеп, үзәкне өзә бит ул. Менә дума эшчәнлеге, андагы мәзәкләр, ызгышу-сугышулар - анысы бетми торган сериал.
Ярый әле, сайлаулар бар, җәмәгать! Шул сайлаулар булмаса, кайда кемнең күпме урлаганын, нинди җинаятьләр кылганын без, кара халык, каян белер идек? Ничек тавышыңны бирмисең инде ул бахырларга, күңелләре яхшы, теләкләре изге бит аларның. Шул изгелекләре белән җанны эретәләр дә куялар инде менә. «Рәсәй халкы болай яшәргә тиеш түгел, кешечә яшәргә лаек», диләр. «Эшкә тотынырга вакыт», диләр. «Без нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез» диләр. «Мине сайласагыз, мул, иркен тормышта яшәрсез», диләр... Әйе, ачыктан-ачык, телевизордан әйтәләр. Чөнки, бездә хәзер демократия, кем нәрсә теләсә, шуны әйтә ала!
Никифор ТУКМАЧЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев