Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сәмәрканд хәлвәсе рецепты

Бу хәлвәне әзерләү бик җиңел.

«Сәмәрканд хәлвәсе» буларак таныш әлеге татлы ризык сөтле ширбәтне хәтерләтә, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Үзбәкчә хәлвә ясау өчен: 150 г су, 300 г шикәр комы, 100 г ак май, 200 г коры сөт (порошок кебек) һәм чикләвекләр.

Бу хәлвәне әзерләү бик җиңел. Башта су һәм шикәрдән сироп кайнаталар. Әгәр кашык белән алгач, сироп сузылып акса яки салкын суга тамызгач, аңардан йомшак йомгак әвәләп булса, димәк, ул әзер. Шуннан соң вакытны сузмыйча сиропка ак май кушарга һәм коры сөт порошогын әз-әзләп салып бутарга (әгәр коры сөтне берьюлы салсаң, сиропта төерләр хасил булырга мөмкин).

Коры сөт кушкач, масса куера. Аны катыру өчен тиз генә берәр формага бушатырга кирәк. Мәсәлән, силикон формага, әгәр инде металл яки пыяла савытка салсаң, аңа азык-төлек пленкасы җәяргә киңәш ителә.

Хәлвәнең өстен тигезләгәч, үзегез яраткан чикләвекләрне сибәргә яки батырыбрак тезәргә була.

Берничә сәгать торгач, хәлвәне кисәкләргә бүлеп, чәй эчәргә мөмкин.

Фото: Freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев