Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ришвәт

Ирем эштән яңа туфли киеп кайткач, ирексездән, бу юньсез, ришвәт ала, ахры, дип уйлап куйдым. Алга таба ул күлмәкләрнең иң шәбен киеп, кыйбатлы галстуклар алыштыра башлады. Моны күреп шигем көчәя генә төште.

Дөрестән дә, хезмәт хакын тулысынча миңа биреп бара, эшендә урлар әйбер юк, акчаның башка керер юлы калмый кебек. Уйларга да куркыныч, димәк, миннән качырып ришвәт алып ята! Шуларны уйлап, ут йотып көн артыннан көн уза торды. Бервакыт ирем эштән күз явын алырлык, фасунча тегелгән костюм киеп кайтты. Инде бу юлы икеләнергә урын калмады. Тәкатемне югалтып: «Хәзер үк әйт, җир бит, кем бирә сиңа ришвәт», – дип, кара тавыш куптардым. Ирем каушавыннан югалып калды. Җавап таба алмыйча, тотлыга ук башлады. Әмма барыбер дөресен әйтмичә булдыра алмады. Безнең бүлектә бер хатын эшли: «Сез монда гади кеше түгел, бүлек башлыгы, өс-башыгыз ташка үлчим, сөекле хәләл җефетегезнең сезне карарга вакыты юк, ахры, менә боларны кисәгез, бераз рәткә керерсез», – дип, минем өстән шефлык итә башлады». Моны ишетүгә эчемдәге җеннәрем уянып, ачуымнан калтырана ук башладым. Ничек ачуың чыкмасын ди, янында үз хатыны була торып, ирең турында башка чит чәчбиләр кайгырта башласын әле! Әле ярый, бераз чәпчегәч, тынычланып калдым. Бу бит ришвәт түгел, бары бүләк бирү генә булып санала. Алай да ят хатыннарның шундый бүләк бирүләре бик шикләндерде. 
Ничек шикләнмисең ди, бервакыт ирем үзенең туган көнендә подъезд төбенә өр-яңа машинада кайтып туктады. Машинаны күрүгә: «Каян алдың, нинди акчага?» – дип, исем-акылымны югалта яздым. Бу юлы да теге хатынның кулы уйнауда аз гына да шигем калмады. Дөрестән дә,  ул ояты качкан нәрсә: «Гаражымда яңа машина тора, йөртә белмим, правам юк, теләгең булса рәхәтләнеп йөр», – дигән тәкъдим ясаган булган. Минем бозау, гадәтенчә, каршы килә алмаган. Ярсуымнан аны, чүттән генә тотып яңакламадым: «Машинаңны кире илтеп бир, мине адәм хурлыгына калдырып йөрмә, эзең дә булмасын», – дип куып чыгардым. Шул китүеннән иремнең эзе суынды. Шул ук кичне: «Ул хатын миңа фатирын да бүләк итмәкче, ризалашмый булдыра алмадым», – дип шалтыраткач, барысын да аңладым.
Моңарчы мин ирем ришвәт алып, төрмәгә эләгә күрмәсен дип, борчылып йөргәнмен. Баксаң, бер бүлектә эшләүче хатын, әкренләп ришвәт биргәләп, аны күптән үз ягына авыштырган булган. Чыннан да, ришвәтнең ниндие генә юк һәм аны төрлечә биреп була. Ни гомер күзем томаланып, шуны аңламый йөргәнмен. 
Шул ук көнне барлык таныш хатыннарга сотовыйдан бу турыда сөйләп, шалтыратып чыктым. Ирегез берәр яңа әйбер алып кайтса, сак булыгыз! Димәк, аны бүләк белән юмалап, сездән тартып алмакчы булалар. Ир-ат ришвәт алып эләксә, соңыннан барыбер үз хатыны янына әйләнеп кайта. Ә менә хатын-кыз тозагына эләккән очракта кайтуы икеле.
Кичен соң гына: «Харап булдым, инде нишлим?» – дип, күрше хатыны килеп керде. Ирем белән булган хәлне ишетүгә ул тирән борчуга сабышкан. Аның сөйләвенчә, соңгы вакытта иренең кулында кыйммәтле сәгать пәйда булган. Симфоник оркестрда скрипкада уйнаучы музыкантның кулына шундый сәгатьнең килеп эләгүе турында төрлечә уйларга була. Һәрхәлдә, үзе уйнаган скрипкасын сатып җибәрмәгәндер бит?! Монда уйланырлык та, шикләнерлек тә шул. Каян килгән аңа бу сәгать, үзе алганмы, алса, нинди акчага?
 Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев