Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ринат Ибраһимов килгәч

Танылган җырчы Ринат Ибраһимов бер елны Түбән Камага концерт белән килгәч, кассадан билетлар алып кайттым. Һәм ирем эшеннән кайтып керүгә, аны да, ул чагында әле кечкенә булган улыбыз Рамилне дә шатландырырга ашыктым: - Бүген кич концертка барабыз, Ринат Ибраһимов килгән! Әтисенең артык исе китмәде кебек, ә менә шатлыгы йөзенә чыккан...

Танылган җырчы Ринат Ибраһимов бер елны Түбән Камага концерт белән килгәч, кассадан билетлар алып кайттым. Һәм ирем эшеннән кайтып керүгә, аны да, ул чагында әле кечкенә булган улыбыз Рамилне дә шатландырырга ашыктым:
- Бүген кич концертка барабыз, Ринат Ибраһимов килгән!
Әтисенең артык исе китмәде кебек, ә менә шатлыгы йөзенә чыккан Рамил яныма йөгереп килде дә:
- Әни, әни, Ринат абыйны үзебезгә кунарга алып кайтабызмы? Ул кем белән йоклар, минем беләнме? Әллә, әни, Ринат абый синең белән йоклармы? -
дип сорауларын яудыра башлады.
Менә монысын ишеткәч инде, болай да көнләшү чире булган гаилә башлыгы да эмоцияләрен яшерә алмады, башта - кунакчыл балага, аннары миңа күз салып алды да, авызын кыйшайтып, бүтән бүлмәгә чыгып китте.
Гөлфизә Зөлкарнаева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев