Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Попугайдан качам дип...

Тамырларыбыз авылдан булгангадыр инде, өйдә хайвансыз яшәү күңелсез. Песиебез дә булды инде безнең, этебез дә, аквариум тулы балык та... Хәтта ташбака, әрлән дә өйдәш булды заманында.

Тик минем иң яраткан җан иясе ул – попугай. Иреңә сөйлисе сүзләрне дә аңа сөйлисең. Чөнки ир заты барыбер хатынын ишетми, бары тик тыңлаган кыяфәт кенә чыгара. Ә попугай сиңа каршы тавыш биреп, рәхәтләнеп чыркылдый. Башыңа менеп утырып массаж ясый, авызыңны ачсаң, теш арасына кысылып калган итләрне чүпли. Әче таң тишегеннән кычкыра башлап йокыдан уята, будильник та кирәк түгел.
Попугайлар бездә берничә булды. Беренчесе – «Кеша матур», дип кычкырып утыручысы ачык форточкадан чыгып китеп югалды. Икенчесе, безнең белән шактый яшәп картаеп үлгәч, белдерү буенча тагын үземә ошаган попугай таптым. Тик бу попугай нигәдер шундый кыргый булып чыкты. Кулга килү турында сүз дә юк, читлеге янына килүгә, пырхылдап, бәргәләнә башлый. Минем максат – хәзер әкренләп бу попугайны кулга ияләштерү. Үзебез өйдән чыгып киткәндә читлеген ачык калдырам. Янына эшләп торучы кечкенә радио куйдым. Берәр ай вакыт үткәч, попугаем тавыш бирә башлады. Өйдә кеше булганда да, читлегеннән чыга, янына килсәң – курыкмый.
Шулай кулга ияләндердем мин аны, тик каяндыр бер начар гадәт тапты. Попугаем читлегеннән ачып чыгаруга, башыма килеп куна да, маңгаемны чукый, кашымны йолкый. Ачуланып та карадым, сугып та – берничек тә шушы гадәтеннән аерып булмый. Башымдагы яулыгымны яки башлыгымны тишкәнче чукый.
Аптырагач, башыма кәстрүл киеп утыра башладым. Минем бу гадәтемә башта өйдәгеләр сәерсенеп карасалар, тора-бара ияләнделәр, көлмәс булдылар.
Ә бер көнне квартир ишеген газ плитәсе тикшереп йөрүче контролерлар шакыды. Мин попугаемны чыгарып, башыма кәстрүлемне киеп кенә куйган идем. Аны-моны уйлап тормыйча, барып ишекне ачтым. Өйдә башына кәстрүл киеп йөргән хатынны аларның беренче күрүләре булгандыр ахры, кырын-кырын гына карауларыннан шуны сиздем. Әле башыма попугай да килеп кунгач, чынлап та шыр тилегә охшап калдым бугай.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев