Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Очрашулардан иҗат дәрте алып...

Үзәк китапханәдә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Клара Булатова белән очрашу булды.

Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия Гыйбадуллина һәм Мингали Мөхәммәтшин алып барды. Китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, шәһәребезнең керәшен этнографик җәмгыяте вәкилләре дә теләкләрен җиткерделәр, Каенлы авылы халык театры һәм «Илһам» ансамбле артистлары исә теләкләрен җыр-моң аша белдерделәр. Клара апаны түбәнкамалылар белән очраштыруга Түбән Кама иҗтимагый Советы рәисе, шагыйрәнең якташы Хәмзә Баһманов та зур тырышлык куйган. Ул да үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

\Гомумән, Клара апаны белмәгән, аның иҗатына сокланмаган кешеләр сирәктер татар дөньясында. Ул 6 дистәләп китап авторы, гомере буе мәктәптә балалар укытып, күп кенә укучыларында татар теленә мәхәббәт уяткан шәхес.

Очрашу ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова Клара апага теләкләрен әйтеп, очрашу истәлеге итеп бүләк тапшырды. Матур теләкләр өлкән шагыйрьнең күңелен җилкендермичә калмады. «Сезнең белән очрашудан мин искиткеч иҗат дәрте алдым», – дигән күтәренке рухтагы сүзләр белән тәмамлады очрашуны шагыйрь.

Фото: https://vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев