Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Нуруллин» булып...

Без үскән вакытларда Башкортстанда уку әсбаплары җитми иде. Җитми генә түгел, китап дисеңме, дәфтәр дисеңме, бөтенләй юк иде. Бара алганы Актаныштан барып ала, бара алмаганы Кәзкәй, Тыңнамаска кайтканын ишетеп, Сөн елгасы аша шунда чыгалар.Әткәй-әнкәйләр эштә булу сәбәпле күп вакытта ике-өч бала җыелып, үзләре баралар. Күпләр белгәнчә, ул вакытта чит авыл...

Без үскән вакытларда Башкортстанда уку әсбаплары җитми иде. Җитми генә түгел, китап дисеңме, дәфтәр дисеңме, бөтенләй юк иде. Бара алганы Актаныштан барып ала, бара алмаганы Кәзкәй, Тыңнамаска кайтканын ишетеп, Сөн елгасы аша шунда чыгалар.Әткәй-әнкәйләр эштә булу сәбәпле күп вакытта ике-өч бала җыелып, үзләре баралар. Күпләр белгәнчә, ул вакытта чит авыл малайларын бик өнәп бетермиләр иде. Шулай бервакыт Юлдаш авылы малайлары Рәеф белән Фәнил Кәзкәйгә дәфтәргә киткәннәр. Боларның кибеттән чыкканнарын җирле авыл малайлары көтеп торганнар. Һәрвакыттагыча, беренче сораулары:
- Кайсы авылдан килдегез, әтиең кем булып эшли?
Рәеф: «Нуруллин», булып эшли», - дип җавап биргән. Тегеләр аңламаганнар, кабатлап-кабатлап сорыйлар икән.
Каян аңласыннар инде, Башкортстанның Илеш районы, Илеш авылыннан Юлдашка килеп, гомер-гомергә тире җыеп йөрүче Нуруллинны каян белсеннәр, ди. Әле авыл малайларының да күбесе аның һөнәре «нуруллин» дип белгәнне! Ул безгә генә Нуруллин иде. Атына утырып, җәен арбада, кышын чанада, «Алам-салам, барысын да алып салам» - дип кычкырып, урам буйлап йөри иде. Макулатура җыеп, көл, күмер, сыер йоны-ябагасы, тояк, ат койрыгы әзерләп тора идек. Зурлар мал тиресе күтәреп чыга. Бала-чаганы кармак, кабарткыч биреп алдап китә иде. Нуруллин чирләгәч, Рәефнең атасын вакытлыча тире җыючы итеп куйган булганнар.
Фәнил аңлатып биргән Рәефнең атасы тире җыючы булып эшләгәнен. Әле анда да Рәеф:
- Юк, юк, тире җыючы түгел, «нуруллин» булып эшли, - дип тора икән...
Озак еллар үтеп, егет булгач та, Рәефтән: «Аның атасы «нуруллин» булып эшләгән бит», - дип көлә идек әле.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев