Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Намус сатам, кем ала

Уйлап-уйлап тордым да намусымны сатарга булдым әле. Ни пычагыма кирәк ул миңа? Гүпчим кирәге юк, яшәргә генә мишәйт итә! Әйтик, кибеттә тартмасыннан үлчәүгә салырга дип, үземнең пакетка конфет тутырганда берне авызыма кабыйм дип, үреләм генә, хәзер эчке тавыш баш миен бораулый башлый. Янәсе, бу ярый торган эш түгел, караклык кылырга...

Уйлап-уйлап тордым да намусымны сатарга булдым әле. Ни пычагыма кирәк ул миңа? Гүпчим кирәге юк, яшәргә генә мишәйт итә!

Әйтик, кибеттә тартмасыннан үлчәүгә салырга дип, үземнең пакетка конфет тутырганда берне авызыма кабыйм дип, үреләм генә, хәзер эчке тавыш баш миен бораулый башлый. Янәсе, бу ярый торган эш түгел, караклык кылырга ярамый һ.б. ирексездән конфетны кире тартмасына салырга туры килә. Яки юлда яткан акчаны үрелеп алуым гына була, әпәйт теге баш күтәрә. "Әгәр мохтаҗ кешенең акчасы булса, соңгы тиеннәрен санап торса, фәлән-фәсмәтән". Шул намус аркасында күрше бакчасында үскән алманы да кереп ала алмыйм, чөнки урлашу санала. Үзем үстергән яшелчәне дә базарда җүн бәягә сатып утырам. Кеше черек җиләген мактый-мактый сатканда, мин "кичә үк җыйдым инде" дип утыргач, миннән кем алсын соң? Гел шулай. Аяк атлар, иркен тын алыр хәл юк. Адым саен яшәргә өйрәтеп торуын белә. Намуслы кешеләргә яшәргә бик җиңел дип уйлый бугай. Аптырагач, Салаватның "Сирәк-мирәк урлашмасаң, баеп булмый көч белән" дигән җырын җырлап күрсәткән идем дә, тагын акыл сатарга тотынды. Янәсе, дөрес яшәсәң җаның тыныч, күңелең саф булыр, имеш. Пычагымамы миңа күңел сафлыгы, өстеңә модалы кием, ресторанга барып күңел ачып кайтырлык акча булмагач!

Намусымны сату максаты белән интернетка, түбәндәге эчтәлектәге белдерү элдем. "Намусымны сатам. Кыйбат түгел. Шалтыратсагыз, ничек тә килешербез". Белдерүне интернетка "элеп" куюга, иң беренче, өчкә алып, бишкә сатучы алыпсатарлар шалтыратты. Аларның максаты миннән алып, башкага бәясен арттырып сату булганга, сөйләшеп тә тормадым. Кабат төрмәдән кайткан берәү белән сәгать ярым аралаштык. Тик аңа намус кирәк түгел, аның нәрсә икәнен белергә теләп кенә шалтыратуы. Аннан соңгы шалтырату студент кызлардан булып чыкты. Алар сатар нәрсәләрен сатып, бирәсе нәрсәләрен биреп, намусларын сатмак булганнар да, миннән бәясе хакында кызыксынулары икән. "Сездә намус юк һәм булмаячак та" дип, алар белән дә сүзне кыска тоттым.

Белдерү интернетта 3 ай торды. Тик намус сатып алырга теләүчеләр генә булмады. Киресенчә, намус күбесенә яшәргә комачаулаганга, сатарга теләүчеләр күбрәк булып чыкты. Тора бара кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны, мәхәббәтне, кызлыгын, акылын һәм тагын әллә ниләр сатарга теләүчеләр күбәеп, эш хәтта ирен, хатынын, донорлык органнар тәкъдим итүгә кадәр барып җитте. Кемнәрдер мине ачуланды, кемнәрдер теләктәшлек күрсәтте. Бары тик берсе генә ни өчен сатуым хакында кызыксынды. Намусым әле сатылмаган булгач, аңа дөресен әйтергә туры килде: яшәргә комачаулый, шуңа тизрәк котыласы килә.

Яхшы чакта тәртәне кире борырга кирәк дип, "сатылды" ярлыгы куеп телефон номерымны башкага алыштырдым. Нишлим соң, намусым үземдә калды. Вакыт-вакыт баш күтәрергә маташа кәнишне, тик мин аны хәзер "Аукционга куеп сатам» дип авызын томалыйм. Намуссыз яшәү рәхәт тә, тик вакыт-вакыт урлашмаган, алдашмаган көннәр искә төшеп, сагындырып куя, нигәдер...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X