Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мәзәкчеләр мәҗлесе!

Этикеткасын карамаган Кечкенә Данисның бабасы бервакыт үзе эшли торган коллективның бәйрәм кичәсеннән хәтәр генә «төшереп» кайткан. Мондый хәл сирәк булганлыктан, өендәге хатын-кызлар, әлбәттә инде, бу хакта бик җанлы фикер алышалар икән. Боларның сүзләренә колак салып йөргән Данис әнисеннән: - Әни, аракы нәрсә ул? - дип сорый. - Аракы, агу ул,...

Этикеткасын карамаган
Кечкенә Данисның бабасы бервакыт үзе эшли торган коллективның бәйрәм кичәсеннән хәтәр генә «төшереп» кайткан. Мондый хәл сирәк булганлыктан, өендәге хатын-кызлар, әлбәттә инде, бу хакта бик җанлы фикер алышалар икән.
Боларның сүзләренә колак салып йөргән Данис әнисеннән:
- Әни, аракы нәрсә ул? -
дип сорый.
- Аракы, агу ул, улым!
Әнисенең мондый җавабыннан Данис үзенчә нәтиҗә ясап, бабасы янына килгән дә, кайгыртучан тавыш белән:
- И-их, бабай! Эчәр алдыннан этикеткасын карарга иде, - дигән.
Инсаф КАШАПОВ.
 
«Шәймиев минем янга киләчәк!»
Миннәхмәт бабам авыр сугыш юлларын башыннан азагына кадәр үткән кеше иде. Олыгайган көннәрендә вакыт-вакыт акылы ялгыша башлагач, бераз дәвалату өчен аны балалары психиатрия дәваханәсенә салмакчы булалар.
Табиб кабул иткәндә, бабай бик акыллы, матур гына сөйләшә, сорауларына да төгәл җавап бирә. Шуннан соң табиб, «исән-сау әтиегезне юри монда тыкмакчы буласызмы», дип, балаларын бик каты ачулана. Уллары, кызлары, акылы ялгышкан чакта әтиләренең янәшәсендәге кешеләргә зыян салуы да мөмкин, дип аңлатып карыйлар. Тик табиб моңа ышанмый.
Шулчак бабам мондый сүзләр сөйләп ташлый: «Тиздән Шәймиев самолет белән очып минем янга киләчәк, кулымны кысып, миңа машина бирәчәк», ди. Шушы сүзләрдән соң гына табиб аны дәваханәгә салырга ризалаша. Бабай ике атна чамасы дәваланып, кире өйгә кайта.
Шуннан соң өч ай чамасы үткәч, шәһәребездә Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырылган тантанада Минтимер Шәймиев, Миннәхмәт солдатның кулын кысып, «Ока» машинасы ачкычларын тапшыра...
Бабайсыз яшәвебезгә дә инде 13 ел, кадерле кешебезнең урыны оҗмахта булсын.
Гөлназ Шандырова сөйләгәннәрне
Рәзилә Насыйбул-лина язып алды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X