Мәзәк
ЮХИДИ инспекторы руль артында хатын-кыз булган машинаны туктата:
– Документларыгызны күрсәтегез!
– Сезгә документларның ниндиен күрсәтергә кирәк соң?..
Инспектор каушап кала да, машина тирәли бер әйләнеп чыга.
– Һем, һем... Сул як көзгегез юк икән бит!
Хатын сумкасында актаргаланганнан соң, көзге тартып чыгара:
– Нишләп юк булсын, гел үзем белән ул. Менә сул ягы, менә уң ягы да бар! – ди.
Аннан көзгегә карап иннек буйый да, иреннәрен бер-берсенә ышкыштырып, чупылдатып куя.
* * *
Кыю кеше мин. Аның турында ни уйлаганымны, бар белгәнемне әйтеп, йөзенә лач итеп төкердем (унитаздагы шәүләгә) һәм су белән агызып җибәрдем
Инсаф КАШАПОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев