Мәзәк
Кайда сый мулрак
Сабантуйда бер танышымны очраткач ул миңа:
– Ябыккансың, – диде.
– Әйе, уразада биш килога кимедем, – дидем.
– Ә мин, киресенчә, биш ярымга арттым, – ди бу, ураза тоткан кеше, мине гаҗәпләндереп...
Соңыннан моңа икенче бер танышым ачыклык кертте:
– И-и, аны әйтәсеңме? Ул шәһәрдәге бар мәхәлләләрнең ифтарга нинди ризык әзерләгәннәрен алдан ук белеп тора. Кайсы мәчеттә сый мулрак, шунда бара, диде, көлеп.
Инсаф КАШАПОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев