Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әмәлен таптык

Яңа ел җитәр алдыннан халыкның кибетләрне штурмлаганын, капчык-капчык ризык ташыганын күргән саен "вәт, җүләрләр" дип яннарыннан көлеп кенә узам. Чөнки инде менә ничә ел үзем бу бәйрәмдә акча туздырмыйм, аңа карап, ач утырганым да юк. Ничек дисезме? Ярар, әйтәм алайса. Ирем белән өйләнешкәч, баштагы өч-дүрт елны туганнарга, таныш-белешләргә кунакка йөрдек....

Яңа ел җитәр алдыннан халыкның кибетләрне штурмлаганын, капчык-капчык ризык ташыганын күргән саен "вәт, җүләрләр" дип яннарыннан көлеп кенә узам. Чөнки инде менә ничә ел үзем бу бәйрәмдә акча туздырмыйм, аңа карап, ач утырганым да юк. Ничек дисезме? Ярар, әйтәм алайса.

Ирем белән өйләнешкәч, баштагы өч-дүрт елны туганнарга, таныш-белешләргә кунакка йөрдек. Тик беренче мәртәбә колач җәеп каршы алган дусларыбыз икенче елны телефоннарын алмыйча, ишекне ачмыйча утыра башлады. Монысы барып чыкмагач, яңа нәрсә уйлап чыгарырга туры килде. Шулай, яңа ел җитәргә санаулы көннәр генә калгач, диванда кырын яткан хөрәсән ялкавын - иремне тартып торгыздым да, үземнең планнар белән уртаклаштым. Баштарак каршы килеп маташкан иде дә, ризалашмый нишләсен, инде ничә ел өйдә мин хуҗа - минем сүз закон! Кыскасы, искерәк булганга чыгарып ташларга кызганган Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарын табып алдым мин. Якасын мамык куеп ремонтлагач, кар бөртекләре теккәләгәч, юып, манып җибәргән идем - менә дигән костюм килеп чыкты. Хәзер шуларны киеп чыгып китәбез дә, бушлай тамак туйдырып кайтып керәбез. "Широкая русская душа" дип тикмәгә генә әйтмиләрдер инде. "Яңа ел белән!" ди, таныш булмаган кешеләр яшәгән квартирга килеп керәсең, сорап та тормый өстәл янына узып, күзеңә ни чалынса - шуны капкалыйсың да, рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыгып китәсең. Хуҗалар исләренә килми дә калалар.

Дөрес, һәр эшнең үз авырлыгы бар, монда да һәр җирдә колач җәеп каршы алмыйлар. Берсендә иремнең артына шундый итеп типтеләр, икенче каттан мәтәлеп төште бичаракаем. Ә менә узган елны бераз акыллырак булдык. Сәгать уннар тирәсендә үк квартирдан квартирга йөреп ашарга керештек. Башта алдан тәрәзәләргә карап кайсы квартирга керергә дип, разведка ясыйбыз. Бала-чага чырылдаган квартирга керсәң, точно дип әйтәм, өстәл янына узарга була. Дөрес, күз буяр өчен арзанлы кәнфиттер, чупа-чупстыр тыккан булыгыз инде шунда капчыгыгызга. Аларны матурлап төреп, "приз" дип катырак кычкырсагыз - олылар да каба. Без шулай итеп сыйланып йөреп, өчләр тирәсендә кемдәдер кунып та калганбыз әле, иртән көчкә чыгып котылдык.

Бу хакта беркемгә дә әйтмәм, дигән идем дә, авызда сүз тормый шул минем. Ярар, миннән булсын яхшылык. Ә шәһәребездә Кыш бабайлар, Кар кызлары күбәеп китсә дә исем китми. Бушка ашау дигәндә, баш шәп эшли минем...

 

Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев