Мәңгелек бәхәс
Юмореска
– Күптән күренмисең, аңлыйм, эшең бик авыр, һаман тузан оясында, төзелештәме?
– Син нәрсә?! Нинди төзелеш?! Әйттең сүз, театрда мин хәзер...
– Шулаймыни?! Театрда?! Кем булып?
– Кем булсын, артист билгеле.
– Анысын гына аңлыйм, нәрсә театрда артисттан башка һөнәр беткәнме әллә, дип әйтүем.
– Юк, башкалар да җитәрлек, тик монда кем нәрсә булдыра ала бит. Театрда һәрвакыт артистлар җитми. Хуҗа Насретдин ролен кичә сәхнә яктыртучы башкарды, күптән түгел «Зәңгәр шәл»дәге Булатны декорацияләр ясаучы балта остасы уйнады.
– Кызык! Ә үзең кем буласың?
– Минме?! Мин Әлдермештәге Әлмәндәр картны уйныйм.
– Юк-ла, анысы түгел, төп эшең буенча кем буласың дип сорыйм?
– Төнге каравылчы! Тик әлегә Әлмәндәрне уйнаганда төп эшемдә мине режиссер алыштырып тора.
– Нишләп алай? Нәрсә театрда башка төнге каравылчы калмадымы?
– Юк, эш анда түгел, әйттем бит инде, театрда кеше җитмәгәч, кайчагында артистлар белән бер-беребезне алыштырырга туры килә. Режиссерыбыз кичке спектакльдән соң иртән эшкә барулары авыр дип, хәзер театрда гына йоклап калырга булды.
– Монысы аңлашылды. Ничек уйлыйсың, ул мине дә театрга эшкә алырмы?
– Белмим шул, кем итеп алсын, ни булдырасың, нинди рольгә дип әйтүем?
– Минме? Миңа калса Әҗәл ролен оста башкарып чыгар идем.
– Юк, булмастыр, бу тамашада Әҗәл роле бөтенләй каралмаган.
– Ничек алай? Әлдермештә Әҗәлдән башка булмый бит!
– Режиссер уйлавынча, бу вариантта Әлмәндәр карт мәңгелек, димәк, монда Әҗәлнең бөтенләй кирәге юк.
– Кызык, сәхнәдә ничек уйнавымны күрмичә, бу тамашаны Әҗәлдән башка ничек куя алыр ул?!
– Безнең режиссерга барысы да рөхсәт ителә. Күп вакыт репетиция барышында залдан: «Ышанмыйм», дип, кычкырып, бәхәсләшергә ярата ул.
– Ярар, ышандырырлык итеп уйнармын. Ул төнлә театрны саклаганда янына чалгы тотып керсәм, ышанмый кая барсын?
– Менә-менә, хәзер син чын артист кебек оста сөйлисең. Режиссерыбыз бик үҗәт кеше, күпләр моңа тырышып карады, әмма аны ышандыруы җиңел түгел шул.
– Син агай-эне, режиссерыгыз белән алай куркытма әле, эш дигәндә үлеп торабыз, моңарчы берәүнең дә зарланганы булмады. Театр дигәч тә, бигрәк тагын, үземне-үзем уйнамаска...
– Тукта, аңламыйм, сез чыннан да Әҗәлме әллә?
– Әлбәттә, Әҗәл булмый, кем булыйм тагын? Нәрсә ошамаганмы?
– Анысы шулай, озынлыкка ошаган, тик Әҗәл, минемчә, тагын да ябыгырак һәм куркынычырак булырга тиеш.
– Мин төрле формага керә алам. Бу юлы театр булгач, артист кыяфәтенә керәсем килде. Безгә дә югарыдан бераз күңел ачарга рөхсәт ителә, шуңа Әлмәндәр карт янында үземне-үзем уйнап карарга булдым.
– Шулаймыни?!. Менә хәзер Әҗәлетдин, чын артистка ошап калдың. Нәрсә, болай булгач, репетиция ясарга режиссерны чакырыйммы? Әгәр гадәтенчә: «Ышанмыйм!», – дип киреләнә башласа, «чажж» тегенең муенына чалгы белән... Дөресме?
– Нәкъ шулай! Әйт, тизрәк килсен, мин көтәргә яратмыйм. Уен уен белән, тик төп эшемнән башка да тора алмыйм!...
Илдар Хәйруллин
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев