Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Марсельләрне бутаганмын

Сәгать йөрми башлагач, остасын табып төзәттергән идем. Бер ел гарантия бирде, ягъни бу вакыт эчендә ватылса, бушлай төзәтәчәк икән. Ә сәгать ике ай йөрде дә туктады. Мастер Марсель исемле, блокнотыма «сәгать төзәтүче» дип язып куйганмын. Телефонына шалтыраттым - алмый. Берничә көннән тагын шалтыраттым - алмый. Әһә, мин шалтыратканны белеп, телефонын...

Сәгать йөрми башлагач, остасын табып төзәттергән идем. Бер ел гарантия бирде, ягъни бу вакыт эчендә ватылса, бушлай төзәтәчәк икән. Ә сәгать ике ай йөрде дә туктады. Мастер Марсель исемле, блокнотыма «сәгать төзәтүче» дип язып куйганмын. Телефонына шалтыраттым - алмый. Берничә көннән тагын шалтыраттым - алмый. Әһә, мин шалтыратканны белеп, телефонын сүндереп куйган бу. Нишләргә инде, башка останы белмим, ә сәгать тик тора. Бушлай эшлисе килми, күрәсең.
Күпмедер вакыттан соң тагын шалтыратасы иттем. Алды бит! «Лира, син шалтыраткан идеңме?» Минем исемне каян белде икән? «Әйе, мин. Сәгать йөрми башлады, төзәтергә кил». «Вакыт юк бит әле. Мин университетта укыйм бит», - дип баш тартты оста. «Нәрсәгә кирәк булды сиңа уку? Университетың калып торсын. Сәгатемне төзәтеп кит», - дип ничек кенә ялынмадым. «Мин сәгать төзәтә белмим бит, Лира», - дигән җавабы гаҗәпләндерде. «Төзәткән идең бит. Килмәс өчен алдашма инде. Юл расходыңа акчасын бирәм», - дим. «Акчада эш тормый. Алты-җиде ел инде сәгать тотып караганым юк».
Ничек китерергә моны? «Ә нинди сәгать соң ул, Лира?» «Стена сәгате иде бит». Шунда «оста» көтелмәгән сорау бирде. «Син кайсы авылдан соң?» «Болгардан. Сиңа минем авылым нигә кирәк?» Хәзер мин шикләнеп куйдым, «остам»нан фамилиясен сорадым. «Мөхәммәтҗанов», - дип җавап бирде ул. Мин телсез калдым. «Соң син Фәрдәнә апа Марселеме?» Шул булып чыкты. Әниләребез Уратмада укытканда, безне чаналар белән тартып мәктәпкә алып баралар, без шунда өстәл астында үрмәләп уйный идек. Ул миннән 2-3 яшькә кечерәк. Ә Болгарда яшәгәндә кечкенә чанасын тартып, көн дә минем белән уйнарга түбән очтан килеп йөри иде. «Сәгать төзәтүчемне» күпме вакыт тинтерәтеп ятканмын.
Ә сәгать төзәтүче Марсельнең телефон номеры блокнот артына язылган булган. Чакыру белән үк килеп, сәгатемне төзәтеп китте.
Лира ГАБИТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев