Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әллә күзенә күренгән...

Кадерле газета укучылар! Конкурсыбызга нәтиҗә ясарга санаулы гына көннәр калып бара. Әгәр сез әле шушы вакытка кадәр үзегезнең яки танышларыгызның башыннан үткән сәер хәлләрне безгә сөйләмәгәнсез икән, якын арада газетабызга китереп китегез яки хат аша җибәрегез. Шулай ук газетаның электрон почтасына язып сала аласыз. Конкурска март башында нәтиҗә ясалачак.

Бу мин сөйлисе сәер хәлләр, минем энем белән булды. Энем Халикъ инде өлгереп килүче егет. Чибәр кызларга күзе төшә торган, яшьлекнең чәчәк атып килүче иң матур чоры. Бу вакытта кызларны да саф күңел белән, керсез сөю белән яратасың. Ә энемнең күзе күрше авылның иң чибәр кызы, классташы Саниягә төшкән.
Кич җитүгә Халикъ көн саен күрше авылга, сөйгәне янына ашыга. Бер-берсен сөйгән ике яр авыл урамын ничә әйләнгәннәрдер, алар аерылганчы төн уртасы җитә.
Энемнең күрше авылдан кайтыр юлы, үләксә базы яныннан үтә. Ние бар инде аның, хайваннар зираты кешеләр күмелгән урын түгел бит, диярсез. Алай түгел икән шул. Халикъ, сөйгәнен озатып, таң беленгәнче күрше авылдан кайтырга чыккач, шул үләксә базы яныннан үткәндә, каршысына я әтәч, я тавык булып кычкырып, я песи булып мияулап каршысына килеп чыгалар икән. Тавыкларын тотып алам дисә, юкка чыга. Аптырагач, бу хәлләрне әбисенә сөйли. Күпне күргән әбисе: «Ул күзеңә күренгән җен-пәриләр чын әтәчләр кычкыруга юкка чыгар, улым. Таң беленгәч кенә кайта торган ит әле», – дип, үз киңәшен бирә.
Шуннан соң, Халикъ энем таң беленеп, таң әтәчләре кычкыргач кына кайта башлый. Теге нәрсәләр дә каршысына чыгудан туктый.
Энем Халикъ гомере буе әбиемнең киңәшләрен тота. Бүгенге көндә яраткан хатыны белән бик тату яши, ике бала үстереп, авылда гомер кичерәләр.
Вәсимә ХӨСӘЕНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X