Әле без бар...
Шулдыр бәхет: алтын көзләргә керәбез. Җиһанның бар матурлыгын без күрәбез.
Яз кайтыгыз туган якка сайрар кошлар!
Каршыларбыз, әле без бар, әле без бар.
Шулдыр бәхет: алда көтәр көнебез бар,
Кеше иткән иманыбыз, телебез бар.
Дөнья күрер өчен күңел күзебез бар,
Без яшибез, әле без бар,әле без бар!
Шулдыр бәхет: оныкларны без сөябез,
Ата-баба каберенә баш иябез.
Аңа гына чамабыз бар, хәлебез бар,
Әле без бар, бу дөньяда әле без бар.
Шулдыр бәхет: әле зиһен чуалмаган,
Шулдыр бәхет: әле хәтер югалмаган.
Җырыбыз бар, моңыбыз бар, сүзебез бар.
Әле без бар, әле без бар, әле без бар!
Никифор Тукмачев
Фото pixabay.com сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев