Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кышкы моң

шигырь

Кышның холкы
Үзгәрә дә тора:
Көен тапмый,
Ахры, изалана?
Ябалак кар,
Бураннары белән
Үткәннәрем
Гүя күзаллана...
Бүгенге көн
Халәтемә охшаш...
Бер бурый да
Кабат кала тынып...
Бураныннан
Күңел иләсләнә,
Ә ак кары
Коела сагыш булып...
Менә кабат
Салган сукмагымны
Ап-ак сагыш
Вәкарь генә япты...
Ихх...
Тик шулай да
Хыялларым татлы!
Өзелмәгән
Өметләрем якты!
Гөләндәм Галиева

https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев