Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Көтелмәгән хәл

И-и, хәлләрең ничек дисеңме, Мәгърүфә? Әй, бик шәптән түгел әле. Бик тә кыйммәтле люстра алган идек, малакаем! Шундый кыйммәтле люстра алгач, шатланырга гына да бит! Юк, юк, җаныем, шатланып түгел, кайгырып йөрим хәзер. Нәрсә булды дисеңме? Әйттем мин аңа, әйттем! Электрик чакыртыйк, дидем. Юк, малакаем, чакыртмыйм, ди. Мин бит Миллер,...

И-и, хәлләрең ничек дисеңме, Мәгърүфә? Әй, бик шәптән түгел әле. Бик тә кыйммәтле люстра алган идек, малакаем! Шундый кыйммәтле люстра алгач, шатланырга гына да бит! Юк, юк, җаныем, шатланып түгел, кайгырып йөрим хәзер. Нәрсә булды дисеңме? Әйттем мин аңа, әйттем! Электрик чакыртыйк, дидем. Юк, малакаем, чакыртмыйм, ди. Мин бит Миллер, Чубайс яки Трамп кызына өйләнмәгән, сакчыллык күрсәтергә кирәк, мин аны түшәмгә үзем эләм, ди. Экономия, янәсе, чуртым!
Шуннанмы? Ну, шуннан, эшләргә җайлы, җиңел булсын дип, трусик-майкадан гына килеш менеп басты бу баскычка. Аңа люстраны бирдем дә, астан карап торам моның эшләгәнен. Иремнең сул як ботында зур гына миңе бар, трусик балагы астыннан шул күренеп тора бит, малакаем! Әллә шайтан котыртты, кызыгып киттем дә, чәлт итеп шул миңнең башына чиртеп алдым. Шулвакыт көтелмәгән хәл килеп чыкты: ирем, гимнастика чемпионы диярсең, кыйммәтле люстраны кулыннан ычкындырмыйча, түшәм белән идән арасындагы бушлыкта өч тапкыр бөтерелеп, шапылдап идәнгә килеп сыланды. Бүлнистә ятканда аңлатты: миннән мондый шуклыкны көтмәгән ирем, ток сукты дип уйлап, куркуыннан «өчле сальто» ясаган икән.
Җаныем, урамда иремнең култык таякларына таянып йөргәнен, мине гипсланган кул белән күрсәң, куркып калма, шулай килеп чыкты инде! Экономить иттек! Люстра да чәлпәрәмә килде, аяк-куллар да сынды, хезмәт хакы югалды, больничные да чүт кенә түләнә!.. Көлмә, көлмә! Үзегез белән дә шундый хәл килеп чыкмасын, Аллам сакласын. Андый катлаулы эшләргә белгеч чакыртуың хәерлерәк икән!
Инсаф КАШАПОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев