Көлгәнгә – көлке
Үзәккә үтү
Теш табибы – әле генә кереп креслога утырган пациентына:
– Тешегезне бораулый башлагач, бик тә нык итеп акырыгыз әле.
– Ник?
– Анда чиратта әби – «теща» утыра. Ул гына димәгән, минем дә кеше үзәгенә үтә алганымны белсен әле әзрәк! Эш тә бераз кимер...
Тиз аңышкан
Ике хатын киемнәр кибетендә йөри. Шунда берсе шыплап тутырылган пакетларын төзәткәләп, як-ягына каранып ала да:
– Теге хайванга майка, трусик булса да алыйк инде, – дип куя.
Боларның сөйләшкәннәрен ишетеп торган сатучы ханым, бармагы белән төртеп күрсәтеп:
– Ирләр киеме бүлеге әнә теге башта! – ди.
Инсаф КАШАПОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев