Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Көлгәнгә – көлке

Илһам килмәгән

Бер танышымның тәвәккәлләп эш башларга йөрәге җитми торган гадәте бар. Ялкау дисәм, ялкау да түгел инде. Бер башлагач, җиренә җиткереп эшли үзе. Апасы тегене: «Нигә тегене эшләмәдең, нигә моны эшләмәдең, – дип, гел «пешереп» тора. Ә тегесенең бөтен җавабы бер: «Апа, илһам килмәде бит әле».

Бу юлы да нәкъ шулай булды. Машина тавышына борылып карасам, үзенең «ОКА» машинасы белән күршесенең бабасы (хатынының атасы) Илһам абый килә икән. 
– Илһам килә килүен дә, тик сиңа түгел, күршеңә. Көтеп ятма, барыбер сиңа килмәячәк, күршеңнең бабасы бит. Көтеп ятарлык булгач, кызын алырга иде, – дидем. 
Барысы да рәхәтләнеп көлделәр.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X