Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Көлгәнгә – көлке

Дүртне икегә бүлгәч...

Әтисе Данисның көндәлеген тикшереп утыра. Ул ике көн рәттән куелган «икеле»не күреп: 
– Бу нәрсә, улым? Ни өчен алдың?
– Белмим, әти. Минем «икеле» алганым юк!
– Алайса, ни өчен куйганнарын иртәгә төгәл белеп кайт. Миңа аңлатырсың!
– Ярый, әти, белеп кайтырмын.
Икенче көнне Данис мәктәптән кайткач, әтисе:
– Я, ни өчен икәнен белдеңме? – дип сорый.
– Белдем. Укытучы, чынында, миңа «дүртле» куйган. Билгеләрне һәр көнне көндәлектә күрсәтергә кирәк булганлыктан, эшен җиңеләйтер өчен, ул минем «дүртле»мне икегә бүлгән. 

Африка һәм фил

География дәресендә укытучы Африка турында сөйли. Картадан күрсәтеп, анда иң зур филләрнең яшәвен әйтә.
Дикъкать белән тыңлап утырган Данис картага төртеп күрсәтеп:
– Апа, шундый зур фил ничек итеп картаның кечкенә генә өлешенә сыя ул? – дигән.
Инсаф КАШАПОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев