Хәтер сандыгым
Шигъри тәлгәшләр
Асты өскә килә кебек дөньям,
Беләм үзем алай түгелен.
Тик нигәдер тыеп кына булмый:
Үрсәләнеп елый күңелем.
Уйлар һаман әллә кая чаба,
Фикерләрем никтер чуалган.
Күңелем дә бүген ап-ак түгел,
Киенеп куйган кебек чуардан.
Уйларымның
очын табармынмы –
Әйтүләре кыен хәзергә.
Инде менә ерып чыктым, дисәм,
Әллә ниләр төшә хәтергә.
Яманнары белән бергә үрелеп
Яхшысы да булды – беләмен.
Сандыгымны барлап куйдым,
дисәм,
Сагыш кочагына керәмен.
Хәтер сандыкларым
шыгрым тулы,
Охшамаган үзе сергә дә.
Кешеләргә чәчеп булмаганы
Бардыр аның, бардыр сездә дә.
Фәнүзә Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев