Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Хатын безгә бәлеш җибәрде

Шулай бервакыт смена белән җыелып, Кама елгасы буена шашлыкка барырга булдык.

Әйткән сүз  – аткан ук, әзерләндек тә киттек.  Бергә эшләгән хатын – кызлар да бар иде. Бик күңелле итеп уеннар оештырып, шашлык кыздырып, су коенып ял иттек.Үзебез белән бераз зәм- зәм суы да алдык. Мансурның ни эшләптер «башына киткән», аны бергәләп озатырга булдык. Подъезд төбенә кайтып җиткәч, бер иптәшебезне, Мансурның пакетын тоттырып, хатыны кулына тапшырырга кушып, кертеп җибәрдек. Ул озатып чыккач, өйләргә таралыштык. Икенче көнне ял. Йокыларны туйдырып, ялдан соң эшкә киттек. Эшкә барсак, бер хатын-кыз пакет эзли. «Өйдән берәрегезне куып чыгармадылармы, пакет алышынган», – дип. Без шунда ук аңлап алдык, кемдә икәнен. Мансур килеп керде дә: «Егетләр, рәхмәт озатып куйганыгызга. Хатын да рәхмәт әйтеп калды, өйгә кайтарып тапшырганыгыз өчен, менә шушы пакетка салып бәлеш тә җибәрде әле. Астында десерт белән сдачасы да бар...» Бәлешне без дә, Мансурның хатынына рәхмәт әйтә-әйтә, утырып ашадык. Ә «десерт» дигәне бер пачка фото-сурәт... Хатын-кызның су коена торган киемнәрен, йоклап яткан Мансурның өстенә куеп, фотога төшереп җибәргән... Ә «сдача» дигәнен хуҗасы алды... Ни эшлисең бит... Пакетлар бер төсле булган...
Мизанур ШӘЙМОРЗИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев