Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кем булырга, кая барырга?

Быел балалар урта мәктәпне тәмамлады бит әле, Зәйтүнә. Алар инде – үземнеке һәм иремнең беренче хатыныннан калган малае.

Бездә үсте бит, безнең малай инде анысы да. Әнисе икенче иргә кияүгә чыкканда, калдырып китте. Ярар, сүз ул турыда түгел, аларны кая да булса урнаштыру мәсьәләсе тора әле монда. Кем булырга телиләр дип инде... Аларның теләге белән бик ерак китеп булмый ул. Менә без, бергә утырып сөйләштек тә, кызны җырчы, малайны спортчы ясарбыз дип торабыз... Кызның тавышы юк инде, дөрес. Хәзер нәрсәгә соң ул тавыш? Аның каравы фигурасы шәп. Сәхнәгә чыгып, боргаланып торса – шул җитә аңа. Хәзерге җырчылар шулай эшли бит.
Ә малай инде тучны я хоккеист, я футбол тубы тибүче булыр. Юк, бернинди түгәрәккә дә йөртмәдек. Анда акча түккәнче! Әйтерсең командадагы уенчылар туп тибә беләләр. Акчаны көрәп алсалар, шул җитә. Бирерләр, ник бирмәсеннәр. Әнә бит, бер мәртәбә хоккей яки футбол кырына чыгып карамаган, гел запас уенчылар рәтендә утыручыларын да «фәлән милиун сум акча алалар» дип язганнар. Малай ялкау безнең, утырырга гына булдырыр. Ә уенга чыгарсалар да исе китми, уйныйбыз дип селкенеп йөрүчеләре дә әллә кем түгел. Барыбер уйный белмиләр. Авыл малайлары тупны да яхшырак тибә, тимераякта да шәп җилдерә.
Кызга Киркоровныкы кебек ялтыр-йолтыр килеп торучы күлмәк, башына үз буе кадәр каурыйлы калфак тектердек инде. Белмәссең, бәлки шундук телевизорга төшерерләр. Кем кызы дигәндә – йөз кызартырлык булмасын.
Кара әле, мин сөйлим дә сөйлим, синең кыз да мәктәпне алтын мидәлгә бетерде түгелме соң? Кит инде, булмаганны, укытучы яки табиб дисеңме? Бер алган туфлиен ун ел кияргә, гомере буе квартир ипотекасын түләргәме? Ычкынгансыңдыр син, ахирәткәем. Бүгенге көндә кем укытучы, я булмаса табиб була инде?! Әнә, кара бүгенге көн җырчыларын. Текә машиналарда йөриләр, әле үзләре гел эшебез авыр, дип зарланалар. Нишләптер, берсе дә мәктәпкә укытырга килми. Һаман шул сәхнә тирәсендә чуала. Җырчы буласы килмәсә, спортчы булсын. Алар да миллионнарга чумып яталар.
Мин үзем кулымнан килсә, мәктәптә гел җыр дәресе белән физкультура дәресе генә укытыр идем. Төп фәннәр итеп. Балаларның башын БДИлар белән катыручы булмас иде. Менә син кызың кебек бик әйбәт укыдың. Кызыл диплом иясе. Үзеңә кара да, көчкә «өчкә» мәктәпне ерып чыккан Әлфиягә кара. Базарда ике тиеннән ун тиен ясый торгач, өченче фатирын алган. Син яңа «Гранта»ңа сөенеп туймаганда, ул «Лексус»та җилдерә.
Менә шулай ул замана. Вакытында кирәкле һөнәр сайлый белсеннәр. Ичмасам, көннәре безнең кебек дәфтәр тикшереп, егерме төрле кәгазь тутырып, күзләрен чекерәйтеп утырмаслар.
Ярар, күп сүз – юк сүз, киттем банкка, кредит алырга. Балалардан кеше ясыйсы бар, алар баеса, безгә дә ярдәмнәре тими калмас.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев