Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Күңел язны көтә

Февраль азагы. Аяз, җилсез матур көн. Тирә-юньдә төнлә яуган саф, юка кар катламы ята. Сокланырга сәбәп бар кебек. Тиздән яз да үзенең көченә керәчәк. Соры төсләр берникадәр җирне каплап торыр да, кабат табигать яшеллекә төренер...

Йомышым төшеп, Алабуга урман хуҗалыгы идарәсенә дип юлга чыккан идем. Чаллыга барып җиткәч, икенче кечкенә автобуска күчеп утырдым да, кузгалуын көтәм. Янәшәдәге каршы утыргычка бер туташ кереп урнашты. Мин нишләптер аның студент икәнен, соңгы курсларда укыганын һәм татар кызы булуын абайлап алдым. Монысы – күңел сизгерлеге.
«Кайсы яклардан?» - дигән соравыма, ул Мөслимнән, Ык буйларыннан икәнен әйтте.
– Абый, әллә сез дә шуннанмы, йөз чалымнарыгыз кемнедер хәтерләтә? – дип сорады.
– Әйе, анда тормасам да, тумышым шул яктан, сеңелем, – дидем.
Автобус кузгалды. Менә Кама елгасы күперен дә узабыз. Салонда башка берәү дә юк, шофер – өченче кеше. Бераз, сөйләшми баргач, туташ, ачылып китеп, сөйләшә башлады.
– Күңел кылларына чиртерлек язлар алда әле. Югыйсә, кар сулары кебек ташкын хисләр вакыты түгел кебек. Ләкин күңелдә төрле-төрле истәлекләр уяна, күктәге якты кояш нурлары үзенекен итә. Без бит – кешеләр – җир йөзендә тереклек итүче җан ияләренең иң акыллысы. Димәк, кеше һәрнәрсәгә сәләтле, аның хисләргә, тойгыларга бай булуы да гаҗәп түгел, – дигәч, кара керфекле күзләрен миңа сирпеп алды да, дәвам итте. – Яз – хисләр, тойгылар чоры, дибез. Чыннан да, шулай. Көзге соры көннәрдән, кышкы буран һәм салкыннардан (быел алары бик булмады да инде) соң, язгы кояш нурлары, беренче тамчылар, аннан соң, урамдагы челтерәгән язгы суларның тавышы – барысы да кешенең көзен һәм кышын басылып торган нечкә кылларына килеп кагыла, билгеле. Кояшка, суларга, язгы ташкын һәм йомшак җилләргә куану, беренче яшел төскә чиксез шатлану – болар бик табигый хәл. Кемнеңдер күз карашын сагыну, юксыну, назларга сусау – язгы кояш нурлары белән бергә тагын да көчлерәк, тирәнерәк төс ала түгелме?..
Кыз кинәт кенә сөйләвеннән туктап калды. Нишләп соң әле бөтенләй ят ир алдында ачылып киттем, дигәндәй, «Әй лә...» дип, кулын селтәп, карашын тәрәзәгә юнәлдерде. Ә мин аны уңайсыз хәлдән чыгару өчен:
– Әйе шул, сез хаклы. Барысы да дөрес, – дип сөйләндем.
Кеше күңелендә көзге явымнарда да, кышкы бураннарда да шаулап-гөрләп яшел яз килә, агачлар яфракка, гөлләр чәчәккә бөреләнә ала бит...
Шулчак, безнең автобус вокзалга килеп җитте дә, борылып тукталды.
– Сау булыгыз, абый!
– Уңышлар сиңа, сеңелем, – дидем, мин дә.
Аерылыштык. Мин үз юлымны дәвам иттем һәм уйларыма бирелдем. Белмим, ни өчен күңелен шулай бушатырга булгандыр студент туташ? Бәлки, аның берәрсенә хисләрен сөйлисе килгәндер?.. Хәзер әйтүе кыен. Аның кайбер фикерләрен газета укучыларга җиткерү теләге шул чакта туды. Ул гафу итәр дип уйлыйм...
Әйе, мине аның самими сүзләре уйландырды. Ни өчен дисезме? Чөнки бик матур сөйләде, саф үзебезнең татар телендә. Мәктәпләребез шушындый укытучылар белән тулыланганда, телебез сакланыр, дигән фикер сөендерде мине. Нәкъ менә шулай матур сөйли белү телебезгә сокландыру уята һәм аны яраттырадыр...
Ә мин шушы туташ сөйләгәннәргә өстәп, үземнең хис-тойгыларымны да белдерәсем килә. Яшьләр белән аралашу, күңелне дә әллә нишләтте. Һәм минем күңелдә, үзеннән-үзе менә шундый шигъри юллар барлыкка килде:

Язлар белән бергә...

Көтеп алам һәрчак ямьле язны,
Әй, сагынам язгы ташуны,
Шул чагында миндә туган назны,
Ярсу чакны, яну-шашуны.

Язлар белән бергә аккан инде
Тау өстендә калган эзләр дә.
Карлар белән бергә эрегәннәр
Өермәле, даулы хисләр дә.

Ә, мин көтәм сыерчыклар белән
Ярсу чагым кабат кайтуын.
Гамьсез чакның тәүге хисләре
Көйдерерлек итеп кабынуын.

Васил Камалов

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев