Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кайда булдың, шунда кун!

Хәзер модада булган корпоратив кичәдән соң, бер ир үрмәләп, көч-хәл белән үз фатирының ишеге төбенә кайтып егыла. Яткан килеш үрелеп, ачкычны йозак тишегенә тыгып боргалап маташкан җиреннән оеп, йоклап китә. Иртән хатыны балаларын ашатып, киендереп, кайсын-кая озатырга дип, ишек йозагын ачмакчы була, ләкин йозак ачылмый, чөнки тышкы яктан иренең ачкычы...

Хәзер модада булган корпоратив кичәдән соң, бер ир үрмәләп, көч-хәл белән үз фатирының ишеге төбенә кайтып егыла. Яткан килеш үрелеп, ачкычны йозак тишегенә тыгып боргалап маташкан җиреннән оеп, йоклап китә.
Иртән хатыны балаларын ашатып, киендереп, кайсын-кая озатырга дип, ишек йозагын ачмакчы була, ләкин йозак ачылмый, чөнки тышкы яктан иренең ачкычы тыгылган килеш калган. Бу хәлгә аптырап, күзәтү тишеге аркылы коридорга күз салса, иренең идәндә яткан ярты гәүдәсен күрә. Ул-бу булмады микән дип куркып, ишеккә колагын куеп, тыңлап карый. Теге якта таныш көчле гырылдау ишетелгәч, хатыны:
- Ач, алкаш. Эшкә соңга калам! - дип, ишекне дөбердәтә башлый.
Бу тавышка ире, күзләре йомык килеш, башын чак кына күтәрә дә:
- Фәхишә! Кайда гүләйт иттең, шунда кун! - дип җавап бирә һәм башын кабат салкын коридор идәненә орып, гырылдавын дәвам итә.
Инсаф КАШАПОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев