Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Гаилә кризисы

Ишектән кереп килүче иренең хәлен, хәләл җефете Гөлбәдәр бер карауда аңлап өлгерде. Эшләгән җиреннән акча күчермәгәннәр! Узган айда нәкъ шундый хәл килеп тугач, аннан йолкып, моннан бурычка алып, ике кредитларын ничек тә ерып чыга алганнар иде. Тик бу юлы алай булырга ошамаган, акча юк һәм тиз генә булмаячак та, инде...

Ишектән кереп килүче иренең хәлен, хәләл җефете Гөлбәдәр бер карауда аңлап өлгерде. Эшләгән җиреннән акча күчермәгәннәр! Узган айда нәкъ шундый хәл килеп тугач, аннан йолкып, моннан бурычка алып, ике кредитларын ничек тә ерып чыга алганнар иде. Тик бу юлы алай булырга ошамаган, акча юк һәм тиз генә булмаячак та, инде нишләргә?! Гөлбәдәр ачу белән:» Син -ир кеше, нишләп берәр әмәлен тапмыйсың? - дип, тыныч кына чәй эчеп утырган ире Фәндәрис ягына карап куйды. - Җитте, гарык, болай кредитка батып яшәп булмый. Ай башлануга каян акча юнәтергә дип баш ватарга кирәк. Моңарчы тунсыз яшәдем әле, сораучы булганда иртәгә үк чыгарып сатам, сатам да, шул каһәр суккан банктан котылам. Мин ичмасам тормыш турында кайгыртам, барып чыкмый дип, бәргәләнгән булам, ә син менә нишлисең? Читтән карап торышка, машинага алган кредитыңа аз гына да борчылмыйсың кебек»!
Фәндәрис авыр итеп сулап куйды. Иренең эченнән нидер уйлап йөрүен Гөлбәдәр инде күптән сизеп өлгергән иде. Аның фикеренчә, Фәндәриснең шулай берни дәшмичә, яшерен план корып йөрүе моңарчы юньлегә китермәде. Әмма ир инде ныклы карарга килгән иде булса кирәк: «Нишлисең дип, башыңны эшләтсәң, җае чыга аның. Беркөнне элекке классташым Филария белән сөйләшеп тордык. Ул хәзер каядыр сату-алу эшендә, машинасы кибән хәтле, баеп беткәне әллә кайдан күренеп тора.Зарлануымны тыңлагач, синең кредитың минем өчен чүп кенә, әгәр сүземнән чыкмасаң, күз ачып йомганчы түләп бетерәм, ди. Шуңа, карчык, миңа бераз Филария янына китеп яшәмичә булмас, ахры. Нишлисең, бизнес катлаулы нәрсә, әгәр акча эшлисең килсә, андый гына авырлыкларга түзми кая барасың».
Өстәл тирәсендә чәй ясап мәш килгән Гөлбәдәр, моны ишетүгә, кулындагы чынаягын идән-гә төшереп җибәрде. «Нинди авырлыклар ул, нәрсә сөйлисең. Беразга дигән булып, бай хатын янына, бөтенләйгә таярга чамалыйсың түгелме, оятсыз?!» - дип, хәлсезләнгән хатын лап итеп артындагы урындыкка утырды.
Фәндәрискә: «Юк, бөтенләйгә түгел, машинага алган кредитымны түләп бетерүгә, шундук борылып кайтам.Илдә кризис, әнә депутатлар әйтүенчә, аннан чыгу юлын һәркем үзе эзләп табарга тиеш», - дип, акланудан башка чара калмады.
Кичен киемнәре белән тулган зур сумкасын күтәреп чыгып киткән ире артыннан, Гөлбәдәр озак кына уйга батып утырды. «Китте, кайтырмы, юк, кайтмастыр. Филария бай, үткен хатын, кулына килеп эләккәнне ычкындыра торганнардан түгел. Әле аның Фәндәрисе белән артык килешеп китсә, кредитын да түләр, яңа машина да алып бирер. Бу юлы билгеле, чит илнекен, иң кыйбатлысын. Ирләрнең яңа машина күрүгә күзләре яна башлый, димәк, мужикның кире кайтуы икеле. Ярар, кайтмаса кайтмас, төкереп бирә ул андый сатлык җаннарга! Монда кредитны ничек түләргә, менә күңелне нәрсә борчый. Их, бер уйласаң, бар инде ул акчалы ирләр. Тукта, нигә юкка баш ватарга, бар ул андый кеше, хәзер аның беренче ире кайларда йөри икән? Заманында берне түгел, өч тун алырга да риза иде. Алар кайчандыр юк кына сәбәп белән ду кубып аерылыштылар. Имеш, кемдер аның ирен яшь нәмәрсә белән ресторанда утырганын күргән. Күрмәгәйләре тагын, бер-ике кычкырышырлар да, шуның белән онытылыр иде. Ярар, әле дә соң түгел, Гөлбәдәр бармагы белән чакырса, йөгереп килеп җитәчәк. Дөрес, анысы мүкләкнең мүкләге булды. Аның каравы, кесәсе калын, Гөлбәдәр дигәндә үлеп тора, монда баш батып торасы юк, менә кем аның кредитын каплаячак.
Бая гына чарасызлыктан ин-теккән хатынга, җан кереп киткәндәй булды. Ул кәефләнеп, бар булган тавышына телевизорын акыртып җибәрде һәм ялгызы гына коймак белән тәмләп чәй эчәргә утырды. Күрәсең, Гөлбәдәр бу четерекле хәлдән чыгуның үз юлын шәйләп алган иде.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X