Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Фэн-шуй фәнме?

И, үтерә инде кыланып бу халык, өйдәге җиһазларны да билгеле бер тәртиптә куйган булып. Имеш, фэн-шуй буенча куйсаң, өйгә байлык килә. Эшләмәсәң, килә, ди, көтеп тор. Әти-әниең яки ерак әби-бабаң миллионер булып, бай мирас калдырса гына килер ул байлык. «Алма пеш авызыма төш» дип, авызына акча капкан бакага ышанып, байлык...

И, үтерә инде кыланып бу халык, өйдәге җиһазларны да билгеле бер тәртиптә куйган булып. Имеш, фэн-шуй буенча куйсаң, өйгә байлык килә. Эшләмәсәң, килә, ди, көтеп тор. Әти-әниең яки ерак әби-бабаң миллионер булып, бай мирас калдырса гына килер ул байлык. «Алма пеш авызыма төш» дип, авызына акча капкан бакага ышанып, байлык көтеп ятсаң, ачка катарсың...
Фэн-шуй белән, әнә, буржуйлар шөгыльләнсен,алар акчаларын кая куярга белми. Фәлән бүлмәле йорт салалар да, әллә никадәр акча түгеп, дизайнерлар яллыйлар. Өй җиһазлары, стена обойлары акча китерә торган төстә булырга тиеш, почмакларда тагын нәрсәләрдер булырга тиеш - ничек булырга тиешлеген кем белеп бетергән. Кайсысына акчаң җитә - шунысын аласың инде.
Шулай да, бәлки баеп китеп булмасмы дигән уй белән, фэн-шуй турында өйрәнә башладым әле. Фэн-шуй ул - фән дип зурлаучылар бераз ялгыша. Кичә үлгән булсам, белми каласы идем, ул сәнгать төре икән. Тормышны ташкыннар ярдәмендә күзалларга булыша икән! Белмәсәң - бел. Ташкыннары каян килә торгандыр тагын. Фэн-шуй белән кызыксынуымны минем компьютер ничек сизәдер, ачкан саен шул турыда нәрсә дә булса табып, эзләп куя. Җитмәсә, кисәткән була. Әле халык бу турыда белеп кенә җиткерми икән, әгәр белеп алса, баеп бетәчәк, талашулар, аерылышулар булмаячак, имештер. Шуңа күрәдер инде, кайбер шәһәрләрдә фэн-шуй мәктәпләре дә ачылган икән. Ә без монда заманнан артта калган халык, җыен чүп-чар белән баш катырып яткан булабыз. Статистика тагын шуны сөйли: фэн-шуй белән күбрәк хатын-кызлар «җенләнә». Шулай булмыйни, ир-атның юк-бар белән кызыксынырга вакыты юк. Ә хатын-кыз хыялый зат бит ул - тиз ышана. Америкада хәерчеләр юкмы? Юктыр, анда халык фэн-шуй кушканча яши икән...
Мәсәлән, фэн-шуй өйдән иске әйберләрне чыгарып атарга куша. Янәсе, яңалык ача, артык чүп-чарны безнең әбиләр инде өйдә тузан җыеп ятмасын дип, чормага яки түбә астына әллә кайчан тутырып куялар иде. Ташларга гына кызганыч, бәлкем кайчан да булса бер кирәге чыгар...
Фэн-шуй өй җыештырырга, аны чиста тотарга да киңәш итә. Монысын да безнең әбиләр «пычрак өйгә җен ияләшә» дип куркытып, кечкенә чактан ук, безгә көн саен идән юдырталар иде. Юасың инде, кемнең җен белән бер өйдә яшисе килсен.
Сәвит заманында өйнең ничә стенасы бар, шулкадәр келәм элү һәм үтә дә «модный» саналган шкафлар җыелмасы «стенка»ны кирәксә дә, кирәкмәсә дә бәллүр белән тутыру - нәрсә буенча булды икән? Хәтерләсәгез, елга ике мәртәбә тузанын сөртергә һәм кунаклар килгәндә генә алырга туры килә иде бит аларны.
Әнә хәзер «Отдам даром» группаларында бу «стенка» дигән нәмәрсәдән ничек котылырга белмиләр. Әле кайчан гына чират торып, сугышып алган нәрсәләр иде бит, югыйсә.
Тагын бераз көтик әле, тагын нинди юк-бар уйлап табып кызыксындырырлар, котыртырлар икән безне.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X