Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Фатих абый ничек «теш духтыры» булган?

Безнең авылда Фатих исемле кеше икәү булганлыктан, берсен Ак Фатих, икенчесен Кара Фатих дип йөриләр иде.

Кара Фатих абыйның теше сызлый башлаган. Ул хастахәнәгә йөрми. Аның барлык чирдән бер дару – йөз грамм. Тешен дә шуның белән дәвалап караган. Мамыкка манып, теш арасына кыстырып та йөргән – файдасы тимәгән. 
Авырткан тешен йолкып алырга булган. Нечкә генә капрон бау табып, бер башын тешенә, икенче башын ишек тоткасына бәйләгән. Ишеккә тибеп тә җибәргән, теше дә чыгып очкан, сызлавы да ба-сылган. 
Балта остасы иде ул Кара Фатих абый. Ватылырлык кы-на түгел –  ишеге, борослары имәннән ясалган иде.
Шул хәлдән соң теш духтыры дигән исеме дә чыкты. Хәтта  бер-ике кешенең тешен алган икән дигән сүзләр дә йөрде. 
Күп тә үтми, ике йорт аша яшәүче әбинең теше сызлый башлый. Тешен алдырырга 
Кара Фатихка керә бу.  Әби күрсәткән тешкә бавын бәйләп тә куя. Ишеккә тибеп җибәрүе 
була, ишек ачылып та китә, ишек тоткасы белән бергә... әби дә чыгып оча һәм сикереп 
тора да урамга чыгып йөгерә.
Аның артыннан, кулларын болгый-болгый, ишек тоткасын калдыр, дип,  Кара Фатих йөгерә икән. Курыкканга куш күренә дигәндәй, болгаган куллары әбигә балта булып күренгән. Фатих үтерә, балта белән үтерә, дип кычкырып, әби тагын да ныграк йөгерә икән. Өенә йөгереп кергән дә ишеген бикләп тә куйган. 
Икенче көнне иртән әби 8 чакрым ераклыктагы Андреевка авылына теш табибына киткән... ишек тоткасы белән.  Әби сөйләгәннәрдән, теш табибы рәхәтләнеп көлгән. Көлеп туйгач, авырткан тешен суырып алган. Кара Фатих бауны авыртмаган тешенә бәйләгән булган икән. Бауны сүтеп алып, ишек тоткасын әбигә тоттырып, кайтарып җибәргән. Ике көннән соң гына әби тынычланып, Кара Фатих абый өйдә юк вакытта, ишек тоткасын капкасына бәйләп киткән...  Ишекне бит ябарга да кирәк, Кара Фатих абый икенче ишек тоткасы табып куйган булган инде.
Шул вакыйгадан соң Кара Фатих абый «теш духтыры» һөнәрен ташлаган.
Мирзанур Шаймурзин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев