Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Кич утырганда

Дусларча шаяру

«Кем икәнлек болай да күренә»

 «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чираттагы бер утырышы бара. Берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина оешма әгъзаларына таныклык бирү мәсьәләсен кузгата. Шунда берсе: 
– Нигә кирәге бар инде ул таныклыкның? – дип әйтеп куя.
   Никифор Тукмачев: 
– Мунчага кергәндә! – дип шаяруга алмакчы була.
   Рифкать Имаев: 
– Мунчада кемнең кемлеге болай да күренеп тора бит инде ул! – ди, җитди генә итеп.    

Гаеп икесендә дә

Әдәби берләшмә утырышында Рифкать Имаев белән Никифор Тукмачев тарткалаша: берсе «Син минем шигырь сүзләрен куллангансың», – ди, икенчесе «Юк, син минекен», – ди. 
Бәхәсне чишү өчен Нур Абдулны чакыралар. Нур Абдул боларга шигырьләрен укып күрсәтүләрен сорый. Тегеләр укыйлар да:
 – Я, кем кемнекен урлаган?  – дип сорыйлар.
Нур Абдул ике дә уйламыйча:
  – Сезнең икегездә дә гаеп бар. Татар халык сүзләрен урлагансыз! – дип җавап бирә.
Инсаф КАШАПОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев