Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Дуслар авыр чакта сынала

Уртак бәла халыкны берләштерә диләр. Бик дөрес сүзләр. Илебездә генә түгел, бар Җир шарын аякка бастырган коронавирус кешеләрне берләштерде дияргә дә була. Интернет битләрендә үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратлары, битлекләр һәм башка кирәкле медикаментлар алу өчен шактый суммалар чыгарып салган артистлар, эшмәкәрләр хакында күп сөйләнә...

Телевизор экраннарыннан төшмәгән шоумен Андрей Малахов туган төбәгенә 4 мең битлек һәм ун кислород концентраты (барлыгы 200 мең сумлык) алып җибәргән. Тагын бер «йолдыз» Дмитрий Нагиев та шактый зур суммага үпкәләрне чистарту аппаратлары алган, Оренбург өлкәсендә мөселман кардәшебез Ильяс Мамедов 44 мең сумлык битлекләрне бушлай өләшкән. Мондый мисалларны шактый китерергә була. Гади кешеләр дә бер-берсенә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Димәк, хәлебез алай ук мөшкел түгел икән әле дип нәтиҗә ясарга була. Кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары әле күбебездә югалмаган. Дөрес, Такташ әйтмешли, «Һәр заманның үз сволочы» булмый калмас инде ул. Менә шулай бердәм, тату булганда безне коронавирс та, башка зәхмәтләр дә җиңә алмас.
Нинди дә булса язма әзерләгәндә, гадәттә үзебезнең җирлеккә кагылышлы мисаллар белән ныгытырга күнегелгән. Ә иң аянычы, уч төбе кадәр генә иң гади тукымадан тегелгән битлекне дә 100-150 сумга сатучылар, автобуслар сирәк йөргәннән файдаланып, таксига бәя күтәрүчеләр, күпләп ярма алып куеп, бәясен арттырып сатарга маташучылар очраштыргалый. Әйе, җыелышып хлор белән подъезд юучылар бар. Әгәр мин ни дә булса ишетми калып, кемнең дә булса ярдәмчеллеген күрми калганмын икән, гафу үтенәм. Дөрес, яхшылыкны мактанышу өчен кылмыйлар. Вакыты җитәр, короновирус та җиңелер, ә рәхимлелек, кешелеклелек сыйфатлары безнең белән калыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев