Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Диләрә – шәһәребез гүзәле

Шәһәркүләм гүзәллек конкурсында М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең унынчы классында укучы Диләрә Мирзаханова «Мисс-Нижнекамск-2017» титулын яулады. Халык иҗаты йортында уздырылган «Мисс-Нижнекамск-2017» конкурсының соңгы этабында барлыгы ун кыз катнашкан. Алар биюгә һ.б. сәләтләрен, шулай ук, жюри сорауларына җавап биреп, үз зирәклекләрен күрсәткәннәр. Түбән Кама гүзәле Диләрә биш яшеннән халык биюләре белән шөгыльләнә,...

Шәһәркүләм гүзәллек конкурсында М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең унынчы классында укучы Диләрә Мирзаханова «Мисс-Нижнекамск-2017» титулын яулады.
 
Халык иҗаты йортында уздырылган «Мисс-Нижнекамск-2017» конкурсының соңгы этабында барлыгы ун кыз катнашкан. Алар биюгә һ.б. сәләтләрен, шулай ук, жюри сорауларына җавап биреп, үз зирәклекләрен күрсәткәннәр.
 
Түбән Кама гүзәле Диләрә биш яшеннән халык биюләре белән шөгыльләнә, балалар сәнгать мәктәбенең хореография классын тәмамлый. Эльмира Хәлиуллина җитәкчелегендәге «Тамчылар» ансамблендә бии. Класс җитәкчесе Зәрия Дәүләтханова әйтүенчә, Диләрә «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый, Олимпиадаларда катнаша, шигырь яза, рәсем ясый.
 
Беренче вице-мисс исеме Казан инновация университеты колледжының III курс студенты Диана Николаевага бирелгән. Ә икенче вице-мисс - политехник колледжның II курсында укучы, узган ел республикакүләм конкурста беренче «Супермодель Татарстана-2016» титулына ия булган Ралина Мөбарәкшина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев