Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бөтен өмет синдә, Сания!

Әлү, кем әле бу? Санитарка Сания дисеңме? Зинһар, трубкаңны куя күрмә, белмим нишләптер, синнән башка берәү дә ярдәм итә алмастыр кебек. Минем уйлавымча, хәзер поликлиникада ак халатлылар арасында иң кирәкле кеше син, Сания. Үзем дә аңламыйм, пенсиягә чыккач бер сәбәпсезгә ашау ягы кими башлады минем. Шуны аңлатып бирергә ничәмә тапкыр...

Әлү, кем әле бу? Санитарка Сания дисеңме? Зинһар, трубкаңны куя күрмә, белмим нишләптер, синнән башка берәү дә ярдәм итә алмастыр кебек. Минем уйлавымча, хәзер поликлиникада ак халатлылар арасында иң кирәкле кеше син, Сания.
Үзем дә аңламыйм, пенсиягә чыккач бер сәбәпсезгә ашау ягы кими башлады минем. Шуны аңлатып бирергә ничәмә тапкыр табиб янына керергә тырышып карадым, барып чыкмады. Беренчесендә ярты көн коридорда утырып, бүлмәсенә кергәч, «Дөрес түгел, алдан языл-магансың», дип, пыраклатып куып чыгардылар. Икенче юлы регистратура тәрәзәсендә «Кайсы җирең авырта», дип сорадылар. «Бер җирем дә авыртмый, авыртса әнә, әптик тулы дару, мин башка йомыш белән килдем», дип сөйләп биргәч, анда утыручы кызлар бот чабып көлештеләр. Соңгы өмет белән телефоннан берәр җүнлерәк табибны очратып булмасмы, дип шалтыратуым бу, менә бит бәхетемә, Сания, син очрадың. Хәзер хәлемне сөйләп бирәм, озакка сузмыйм, кыска тотарга тырышам.
Безнең нәсел ашарга ярата, күп итеп һәм мулдан. Дөрес булса, бабай бер утыруда ярты сарык бәрәнен ашап бетерә торган булган, дип сөйлиләр. Әти дә аннан калышмаган, бер күркәне яки үрдәкне генә каплап куйган. Үзем турында алар кебек мактанырлык әйтә алмыйм, әмма бер тавык белән өч-дүрт тәлинкә токмачлы аш хәлемнән килә. Тик бу пенсиягә чыкканчы иде. Хәзер алай түгел, җиденче дистәгә якынлашуга бер утыруда ярты тавык белән ике-өч тәлинкә токмачлы аштан артыгын булдыра алмыйм. Аннан берәр сәгать ятып торганнан соң гына өч-дүрт өчпочмак белән чәй эчәрлек хәлгә киләм. Шушы да булдымы ризык?! Менә бүген иртән бер тәлинкә пылау белән нибары өч-дүрт йомырка ашадым. Баллап-майлап чәй эчәргә ике кабартмалык кына урын калды. Болай дәвам итсә озакка чыдый алмавым көн кебек ачык.
Сания, син врачлар арасында йөрисең, зинһар, сораштыр әле, ашау теләген арттыра торган берәр дару юкмы икән? Шулай ачлы-
туклы ашап яшәсәм бөтен эчке әгъзаларым кибеп бетәчәк. Дөрес, әлегә җегәр барлыкка бар әле, әмма ашау көннән-көн болай кими барса, алдагысын белеп булмый, хәлсезләнеп егылуың да бар. Табиб янына керүләре бик авыр шул хәзер, әгәр керә калсам, аңа барын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән булыр идем.
Карчыгым «Бүлнистән кайтуыңа яраткан коймагыңны әзерләп куям», дип калды. Әле кайчан гына мин ул коймакны өеме-өеме белән ура идем. Хәзер алай булмый, булса шул ике-өч табалык кына, анысы да карчыкны үпкәләтмәс өчен генә. Шуңа бөтен өмет синдә, Сания. Миңа нишләргә икәнен сораштыр әле врачлардан, берсе белмәсә берсе беләдер, шуңа укыган бит алар. Иртәгә нәкъ шушы вакытта шалтыратырмын. Рәхмәтемне алдан әйтеп куям, хөрмәт белән Хөрмәтулла абзаң дип белерсең.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев