Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бомж кешеме?

Замана афәтенә әйләнгән яңа сыйныф барлыкка килде. Алар «бомж» дип аталучы, ягъни «билгеле яшәү урыны булмаган» адәмнәр. Сасы, пычрак киемнән, сакал-мыек баскан, бетләре мыжлап торган бу затлар, бәлки, кайчандыр кемнеңдер яраткан улы, ире яки әтисе булгандыр. Язмыш диген… Адәм баласы кү-рәсен күрми - гүргә керми. Шул дә-рәҗәдә түбән тәгәрәргә нәрсә...

Замана афәтенә әйләнгән яңа сыйныф барлыкка килде. Алар «бомж» дип аталучы, ягъни «билгеле яшәү урыны булмаган» адәмнәр. Сасы, пычрак киемнән, сакал-мыек баскан, бетләре мыжлап торган бу затлар, бәлки, кайчандыр кемнеңдер яраткан улы, ире яки әтисе булгандыр.
Язмыш диген… Адәм баласы кү-рәсен күрми - гүргә керми. Шул дә-рәҗәдә түбән тәгәрәргә нәрсә этәрә кешене? Күбесенең язмышы катлаулы. Торыр урыны да юк, эшләми дә, әлбәттә, тамагын да туендыра алмый. Үз кадерен үзе белмәгән бомжларны якларга атлыгып торучылар да юк. Югыйсә, алар моңа мохтаҗ кебек. Тик тормышта киресе килеп чыга: алар белән кансыз кыланалар. Бигрәк тә ирләр. Ә бит тормыш гел ак полосадан гына тормый, карасы да була.
Интернетта бомжлар язмышы турында ниләр генә язмыйлар: бер шәһәрдә яшүсмерләр бер картны тере килеш яндырудан мәзәк тапкан; ишек төбендә утырган өчен бер әзмәвер хәлсез ирне машинасына тагып, өстерәтеп йөрткән… Алай гына да түгел, шул кансызлыкны видеога төшереп, интернетка урнаштыралар. Хокук сакчылары тарафыннан тотылып, җавапка тартылсалар да, кеше язмышы белән уйнауларына үкенмиләр. Чөнки андый вәхшиләр өчен бомж кеше түгел - билгесез бер зат.
Шундый язмышлар хакында укыгач, ишеткәч, бомжларны кызганып та куям. Түбән Камада да шактый алар. Җыелу урыннары да бар, үзегез дә күреп, үтеп йөрисездер. Миңа да бомжлар яныннан үтеп йөрергә туры килде. Көн саен ике-өч мәртәбә күргәч, таный да башладым үзләрен. Бер еллап вакыт узгач, тагын шул кибет яныннан үтәргә туры килде. Бомжлар сафы яңарган. Араларында кайбер таныш йөзләр күренмәгәч, бер чистарак, мәрхәмәтлерәк күренгәненнән кы-
зыксынасы иттем. Бәлки алар акылга килеп, нормаль тормышка кайтканнардыр, эчүләрен ташлап, эшкә урнашканнардыр? Юк шул, бомжлар арасында сазлыктан чыга алучылар сирәк. Боларның да кайсыдыр нидер эчеп үлгән, берсен
кыйнаганнар, икенчесенең ни сә-бәптән җан бирүен дә белүче юк. Тагын берсе, кыйналып, акылына зәгыйфьлек килгән, хастаханәдә ята икән. Аякка басуына өмет юк, диләр. Ә бит әле аңа яшисе дә яшисе иде. Аның кебекләр балалар үстереп, оныклар сөя.
Типсә тимер өзәрдәй көчле зат-ларның шулай көчсезләнүенә, тормыш баткагына чумуына кем гаепле, кемне җавапка тартырга? Бу сорауларга җавап юк. Әйе, кемдер җәмгыятьне гаепли, хатынын, балаларына пычрак атучылар да бар, бомж үзе дә сөттәй ак түгел, билгеле. Бәлки, бу аның язмышына язылган тормыш сынавыдыр? Кызганам үзләрен, ләкин ярдәм итә алмыйм. Анысы Раббыбыздан килсә генә инде...
Илһамия Гаффарова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев