Бәхет юрап атлыйк әле
шигырь
Тормыш – көрәш, яши кеше
Җиңеп хәсрәт-кайгысын,
Көтеп көннең кояшлысын,
Төннең якты айлысын.
Тормыш – сынау.
Көйлисең дә җайлыйсың.
Иң зур хыял: һәммә кеше
Сау булсын да бай булсын!
Бәхет өчен яралткандыр
Ходай адәм баласын...
Бәхет юрап атлыйк әле
Яңа ел бусагасын!
Разил Вәлиев,
Татарстанның халык шагыйре
Фото: https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев