Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бик тәмле һәм витаминлы...

Әле җиләк-җимеш сезоны тәмамланганчы, кызыл карлыганнан желе ясауда үземнең тәҗрибәм белән белән уртаклашам.

Желе ясауның бу ысулы башкалардан шуның белән аерыла: җиләкне пешереп алганым юк. Чөнки пешергәч, бигрәк тә, кайнатып чыгаргач, аның витаминнары тулысынча югала. Ул гомумән, файдасы булмаган баллы тәмләткеч кенә булып кала. 

Зур савытта кызыл карлыганны тәлгәшләреннән аермыйча, краннан агып торган суда яхшылап юганнан соң, суы саркып беткәнче дуршлакта тотыгыз. Аннан иләк кебек еш (вак) тишекле дуршлактан төяргә кирәк. Җыелган сыекчага (согына) әз-әзләп шикәр комы сала барып, бутап торырга кирәк. Су өстәргә ярамый. 

Ясау ысулы: 1 литр сыекчага (сок) 1кило 200 грамм шикәр комы салына. 

Шикәр комының башта яртылаш күләмен генә салып, тәмам эреп беткәнче бутарга, аннан соң калган өлешен аз-азлап өстәп, болгатып торырга. Шулай итеп, шикәр комы тулысынча эреп беткәч кенә, яхшылап стерильләштерелгән банкаларга салып чыгарга. 

Киңәш шул: төелгән массаны банкаларга салмыйча, озакка калдырмаска, чөнки ул бераздан куерып формалаша башлый. Әгәр куерганнан соң гына банкаларга салсагыз, формасы матур булмый, оешып тора. Банкаларга кичтән салып куйсагыз, иртәнгә куе гына бик матур желе барлыкка килә. 

Шуны да искәртеп үтәм, мин кызыл карлыган янына тагын башка төрле җиләк тә өстим. Мәсәлән: кара карлыган, чия, яисә кура җиләге. Алай эшләсәң бигрәк тә тәмле була.

Эссе вакытта желе салынган банкаларны суыткычта саклыйм, көннәр суыта башлагач, лоджиядәге шкаф эчендәге киштәләргә чыгарып тезеп куям.

Земфира Рәхимова, пенсионер, хезмәт ветераны.
Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев