Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Без бит шундый...

Без бит шундый: Әздән генә, яхшы сүз әйтсәләр дә,

Күңелләргә наз өстәлә,
Елмаеп дәшсәләр дә.

Без бит шундый:
Мескенләнү – безгә хас сыйфат түгел.
Горур булу тумыштандыр,
Шуңа саклана күңел.

Без бит шундый:
Батыр халык, милләт көче йөрәктә.
Яшик җирдә кимсенмичә,
Намус белән бигрәк тә!

Без бит шундый:
Олы җанлы, һәрчак изге ниятле.
Җыр – моңнарыбыз, дисеңме,
Җилкендерә йөрәкне
Без бит шундый....
Анастасия Усачева

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев