Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бернинди ялгансыз

Евгений Леонов катнашындагы «Полосатый рейс» фильмын белмәгән, карамаган кеше сирәктер. Актерның анда чын юлбарыс янәшәсендә йөрүен күреп, бу хайван аңа ничек тимәде икән дип гаҗәпләнәсең. Леонов үзе исә ваннада юынгандагы күренешне иң куркынычы дип санаган. Әлеге күренеш пуля да тишә алмый торган пыяла артында төшерелгән. Пыяланың ныклыгын Леонов үзе тикшергән....

Евгений Леонов катнашындагы «Полосатый рейс» фильмын белмәгән, карамаган кеше сирәктер. Актерның анда чын юлбарыс янәшәсендә йөрүен күреп, бу хайван аңа ничек тимәде икән дип гаҗәпләнәсең. Леонов үзе исә ваннада юынгандагы күренешне иң куркынычы дип санаган.
Әлеге күренеш пуля да тишә алмый торган пыяла артында төшерелгән. Пыяланың ныклыгын Леонов үзе тикшергән. Әмма төшергән вакытта оператор пыяланың ялтыраганын күреп алган һәм болай барып чыкмаячак, тамашачы барысын да сизәчәк дигән. Режиссер бераз уйлаганнан соң оператор белән килешкән. Леонов ваннага кереп утырып, битен сабынлауга, пыяланы шыпырт кына алганнар. Павильонга юлбарысны керткәннәр. Хайван Леонов янына килеп, аны иснәгән һәм тәпиләрен суга тыккан. Юлбарысның янына кергәнен сизеп алган Леонов, чәчрәп сикереп торган һәм чыгып чапкан. Чынбарлыктагы бу эпизодны фильмга да керткәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X