Белем бәясе
Юмореска
Уку елы башлануга класс җитәкчесенә ата-аналарны җыелышка җыю җиңел булмады. Берәүләре ерактагы ялдан кайтып
җитмәгән булса, икенчеләре авылга
бәрәңге казырга кайтып киткән булып чыкты. Ниһаять, ай азагында укытучы аларның барысын да җыярга ирешә алды кебек.
– Хөрмәтлеләрем, мәктәптә безнең класс-ка ошаган начар бүлмә юк хәзер. Тәрәзә штораларына гына күз төшереп алыгыз, –
дип, класс җитәкчесе сүзен башлап җи-бәрде. Үзегезнең фатирыгызда шундый ямьсез пәрдәләр бармы? Юктыр дип уйлыйм.
Димәк, башка төстәгесен алырга вакыт җиткәндер. Әле ярый узган елны тәрәзә рамнарын алыштырып калдык. Быел аларның күпме торганын әйтергә дә куркам. Аннан түшәмгә карап алыгыз. Җә, әйтегез әле, шундый караңгы яктырткычлар
астында балаларны укытып буламы?
Өстәвенә, ишекләр кыйшаеп, аварга
тора, төссез линолеум турында әйтеп тә торасы юк.
Шулчакны:
– Ул штораларны былтыр ничә тапкыр алыштырганыгызны әйтеп биримме? – дип, урыныннан кайсыдыр укучының әнисе чәчрәп чыкты. Ишекләрнең иң кыйбатлысына
кызганмыйча акча җыештык. Кая ул ишекләр? Сез куйганнары кәгазь калынлыгында,
бармак белән төртсәң аварга
торалар. Сез һаман кыйбат люстраларга
дип, кесәбезгә бәрмәкче буласыз. Бирмим!
Җитте! Булды! Гарык! Баламны башка
мәктәпкә күчерәм.
– Нәкъ шулай, бик дөрес сөйлисез. Үзем дә шулай уйлыйм. Ике институт, академия бетереп шәт баламны өйдә үзем дә укыта аламдыр, – дип, бәхәскә янә бер ир дә килеп
кушылды.
– Күршемнең кесәсе калын булгач, малаен
чит илдә укыта. Ел буена сезгә тү-ләгәнне чутлап чыгаргач, безнең балалар да чит илдә укый булып чыга түгелме? – дип, тагын кемдер ризасызлык белдерде.
Җыелышның дөрес юлдан тайпылып киткәнен шундук сизеп өлгергән класс җитәкчесе, дилбегәне үз кулына алырга ашыкты:
– Булды, булды, аңлашылды. Балагызны безнең мәктәптә укытырга теләмәсәгез, анысы сезнең эш, тик укучыларга белем иңдерү бик катлаулы процесс ул. Монда бер ел белән генә чикләнеп булмый. Аларга
тирән белем бирергә теләсәң, класста тиешле шартлар тудыру өчен еллар буе эшләргә кирәк. Монда сез штора алыштырганга
бәйләнәсез, ә кайбер баланың көннәр буе шуңа карап утырып, математика
фәненә зиһене ачылып киткәнен беләсезме? Аннан балалар түшәмдәге яктырткычларны алыштыргач, география
глобусындагы илләрне күрә башладылар.
Начармы бу? Мин бик яхшы дип уйлыйм. Алар киләчәктә кайсы илләрдә
ял итәселәрен алдан ук белеп үсәләр.
Шулчакны ата-аналар арасында: «Без-
нең малай былтыр кайда ял иткәнебезне глобустан бик тиз эзләп тапты. Ә безнеке:
«Әти, без монда булдык, – дип, җир шарының кайсыдыр ноктасына төртеп күрсәткәч, йөрәгебезгә җылы йөгергәндәй булды», – дигән тавышлар ишетелде.
– Менә күрәсезме, балаларыгыз чит илгә чыгып китәргә бүгеннән үк әзерләр. Анда баргач алар телендә сөйләшә белсәләр тагын да яхшырак булыр иде. Шуңа күрә, чит телләрне өйрәнү өчен класс стенасына
элеп куя торган зур монитор кирәк. Йә, каршылар юкмы, ризамы сез шуңа? Дөресен әйткәндә белем бирү хәзер бик авырайды. Балалар кайчагында шундый катлаулы сорау биреп куялар, хет утырып ела, һич җавап таба алмыйсың. Монда
институт бетерү генә җитми, алар биргән сорауга җавап эзләп, көн-төн китап укырга кирәк. Ә бит минем дә гаиләм бар, иремне
юньләп күргәнем дә юк. Өстәп шунысын
да әйтим дим, сәгатьләр буе тактага акбур белән яза торгач, уң кулымда аның эзе бөтенләй бетми башлады. Беркөнне маршруткада билетка акча сузгач, кулымны
күргән кондуктор үзе дә агарынып китте.
Ирем дә: «Син хәзер парктагы статуяга ошый башлагансың», – дип, кичләрен телевизор
карап, минем якка бөтенләй карамаска
гадәтләнде. Хөрмәтлеләрем, сезнең балаларга белем бирергә тырышып, бу тормышта нинди читен хәлдә калуымны аңлый башладыгызмы?
Класс җитәкчесе сөйләп бетерүгә ата-
аналар арасында тынлык урнашты. Шулчакны
арадан малаен чит илдә укытырга
теләгән ир торып басты. Бераз уйлап торгач ул:
– Монысы мониторга җитәме? Тәрәзә пәрдәсенә дә калырга тиеш әле, – дип, түшеннән берничә кәгазь акча суырып чыгарды һәм чыдаган укытучыга рәхмәт, – дип, әкрен генә ишеккә таба юнәлде.
Илдар Хәйруллин
Фото: https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев