Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бай хатыны

Гөлшәфыйка, ышанасың-мы, үземнең бай хатыны булуымны моңарчы белми йөргәнмен. Кит, нишләп әкият сөйлим ди, ирем сүзенә ышансаң, бездәге байлыкның чуты юк хәзер. Беркөнне эштән иртәрәк ычкынып, ишекне үз ачкычым белән ачып кердем. Карыйм, ирем залда кем беләндер телефоннан лыгырдап утыра. Шыпырт кына тыңлап тордым, кызык булып китте. Тыңламас җиреңнән тыңларсың,...

Гөлшәфыйка, ышанасың-мы, үземнең бай хатыны булуымны моңарчы белми йөргәнмен. Кит, нишләп әкият сөйлим ди, ирем сүзенә ышансаң, бездәге байлыкның чуты юк хәзер. Беркөнне эштән иртәрәк ычкынып, ишекне үз ачкычым белән ачып кердем. Карыйм, ирем залда кем беләндер телефоннан лыгырдап утыра. Шыпырт кына тыңлап тордым, кызык булып китте. Тыңламас җиреңнән тыңларсың, әй сөйли бу, әй сөйли, теле-телгә йокмый. Гадәттә, ул берәр дустына, йә акча юклыктан зарлана, йә уйный белмәгән футбол командасын сүгә. Ә монда ике сүзнең берендә «былбылым да, сандугачым»... Колагыма ялгыш ишетеләме дип торам, иремнең миңа гомерендә алай дәшкәне булмады. Тукта әле, әйтергә телем әйләнми, бу оятсыз нәмәрсә, яшерен җанашы белән качып сөйләшә түгелме?! Ачуымнан, күз алдым караңгыланды, колакларым гөжли башлады. Исәбем, башта кулыма эләккән зонтик белән башына бәрү иде, аннан, тукта, сөйләп бетерсен, тыңлап карыйм әле дип, үземне көч-хәл белән тыеп калдым.
Хәтерлисеңме, дустым, без еллар буе беренче каттагы, бер бүлмәледә яшәдек. Ирем сөйләвенчә, хәзер алай түгел, бүгенге көндә ул шәһәр читендәге, аерым зур йортта яши икән. Гаражында ике машинасы тора, берсе белән балыкка, ауга йөри, кара төстәге зурысы - шәһәрдәге рестораннарга, супермаркетларга йөрер өчен. Шунысы гаҗәп, йорт янында бернинди суган, кыяр түтәлләре дә булырга тиеш түгел, бары тик кыска итеп кыркылган яшел чирәм генә.
Гөлшәфыйка, җәйге ялымны мин шәһәр читендәге дүрт сутый бакчамда чүп утап уздырам. Әле җитмәсә, әнинең авылда корт белән мыжылдаган, лапас артындагы бәрәңге җире дә бар. Иремнең ул яктан бары да җайланган, аныңча, ялын һәр елны чит илдә диңгез буенда уздыра икән. Гөлшәфыйкакаем, моны ишеткәч, көләргә дә, еларга да белмәдем.Нинди диңгез ди ул, миннән башка авылга да кайтканы юк бит аның.
Ярар, матур тормыш турында барыбыз да хыялланырга ярата. Әгәр инде, моны тыңлар кешең дә табылса, бу икеләтә бәхет дигән сүз. Күрәсең, ирем серен бүлешердәй, андый якын кешесен тапкан. Мин, хәтта, бу хатынның кем булуына тикле беләм, каршыдагы кибетләрнең берсендә балык сата ул. Төскә-биткә, килеш-кыяфәткә әллә кем түгел, түгелен. Җитмәсә, карап торышка иремнән бераз олырак та күренә әле. Дөрес, ул аның белән, бәлкем, бөтенләй очрашмас та. Шуңа, Гөлшәфыйка, әллә ни тузынмыйм әле, эшләр зурга китмәгәндә, аның телефоннан гына мәхәббәт турында ләчтит сатуына ничек тә түзәрсең, булдыра икән, хыяллансын әйдә...
Кичә күрше хатыны керде, «Ирем акчаны умырып ала, бар нәрсә дә җитеш, шуңа өйдән чыгып йөрмәскә куша», дип зарланды. «Ә мин аңа үч итеп, көннәр буе төрле клуб, салоннарда, акча туздырам», дип тә мактанды. Миндә андый кайгы юк, бик эчем поша башласа, авылга кайтып әнигә булышам. Анда эш җитәрлек, төрле иләс-миләслек шундук онытыла.Эссе кояш астында сәгатьләр буе бәрәңге корты чүпләп, кош-корт, мал-туар карап, көянтә белән су ташып арыгач, дөньяга икенче төрле карый башлыйсың. Нинди фитнес ди монда?! Кичен гәүдәңне дә селкетә алмыйсың кайчагында. Җитмәсә, мужикның мунчага утын ярганда кузгалган билен берәр нәрсә белән ышкып, рәткә кертергә кирәк. Яшереп тормыйм әле, шул вакыт җебегән иреңнең аркасын йодрыгың белән төя-төя, кычкырып елыйсы килә башлый.
Алай да, Гөлшәфыйка, андый чакта моң-зарымны тыңлый алырлык берәр ир кисәге табылса, миңа да зыян итмәс иде. Хәзер иремне аңладым, телефон аша гына булса да, матур тормыш турында хыяллану беркемгә дә тыелмый бит ул, шайтан алгыры!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X