«Балаларны яратырга кирәк шул»
Шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры башка бер генә театр да куярга алынмаган «Әлдермештән Әлмәндәр«не куеп, татар дөньясын шаккатырган иде.
Менә тагын бер премьера — күп еллар Камал театрында гөрләп барган «Бичура» спектакле (авторы Мансур Гыйләҗев) буенча куелган "Аксак"ны тамашачыларга тәкъдим итте.
Әсәрне сәхнәгә куючы Башкортстанның атказанган артисты Фиргат Гарипов, төп рольдә — Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев. Премьера булгач, сәхнә бизәлешенә, артистларның киемнәренә дә күз төшә. Бар нәрсә үзенчәлекле, һәр әйбернең әһәмияте бар. Мич кырына куелган кыек аяклы, артсыз урындыкның да үз урыны бар.
Беренче карашка спектакльдә вакыйгалар агышы бик гади кебек: юкка чыгып барган авылларның берсендә яшьләре җитмештән узып барган ике гаилә гомер кичерә. Төп герой — Аксак тормышның ачысын да, төчесен дә кичергән кеше. Хатыны белән бергәләп биш ул үстергәннәр. Тик ни бәла — гомерләренең көзләрендә "кара җан«нар бимазалый башлаган үзләрен. Чормада яшәүче Бичура яклап чыкмаса хуҗаның эшләре ай, хөрти буласы!.. Ә Бичура белә! Хуҗаның бар тормыш юлы аның күз алдында узган...
Язмамда артистлар уйнавы, спектакль турында сөйләүгә шушы урында нокта куям. Тәнкыйтьчеләрнең үз эшләре. Алар белгеч буларак анализ ясап, бәясен бирерләр. Ә мин тамашачы буларак, үз сүземне әйтәм — спектакль чын халыкчан: уйландыра да, елата да. Артистларыбызның уйнавы да югары дәрәҗәдә, күңелнең әллә кая яшерелгән кылларны тибрәтә.
Шундый гадәтем бар: тамаша тәмамланып, гардеробта киемгә чират торганда иң азакка калып, кеше сөйләшкәнне тыңлап торырга яратам. Әгәр кеше шыпырт кына киемен алып чыгып тая икән, тамаша ошамаган дигән сүз. Ошаса, инде ул алган тәэсирләре белән шундук уртаклашырга ашыга. Бу юлы фикер алышу әле трамвай тукталышында да дәвам итте. Ышандырып әйтә алам: спектакль тамашачыларга ошады гына түгел, бик ошады. «Безнекеләр матур да уйный инде» дән башлап, үзебезчә тамашаны сүтеп җыйдык. Әсәрнең төп героен, аның хатынын кызгандык та, ачуландык та. «Балаларын бик кырыс шартларда үстергән шул. Әнә бит, янына хәл белергә кайтырга да вакыт тапмаганнар. Бала күңеле онытмый шул, ачу сакламаса да, хәтере калганын еллар буе җиңә алмый», — ди бер апа. Аңа икенчесе кушылып: «Нинди еллар иде соң, үзебезнең ничек яшәгәнне оныттыңмыни?.. Әти-әниләр иртәнге караңгыдан, кичке караңгыга кадәр эштә булдылар», — дип каршы килде...
Менә шулай, спектакль әти-әниләребезне, балаларыбызны искә алып, яшәешебез хакында уйланырга мәҗбүр итте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев