Атта «очып» буламы?
Быел – Ат елы. Минем күңелемдә дә атларга бәйле бик күп хатирәләр саклана. Атлар белән дуслык зур минем. Их, ул балачакта атка утырып йөрүләр!
Бигрәк тә җәй көне, чәчкәле хуш исле болыннар арасында. Яки дугасына җиз кыңгыраулар тагылган, тәртә башлары чәчәкле сөлгеләр белән бизәлгән тарантаслы атта Сабантуйга барулар...
Әмма ат белән бәйле хатирәләр күпчелек әлеге дә баягы бәйрәм түгел, ә авыл тормышының авыр хезмәтен искә төшерә. Печәнгә төшкәч, без, малай-шалай, учлар чабарып чыкканчы әтиләр иртәрәк чапканны тырмалап, күбәгә җыя идек. Иң күңеллесе кибән кояр алдыннан булгандыр. Безгә атның камыт бауларына бәйләнгән озын арканнар ярдәмендә чүмәлә тарттыруны йөклиләр иде.
«Рәхәт, көне буе атка утырып кына йөрисең», – дип мактанган абыйларга башта бик кызыгып карый идек.
Тик җәйге челләдә, туктаусыз черки-кигәвеннәр талаганда, атта йөрү бер дә күңелле түгел икән шул. Иң “рәхәтен” ике-өч көннән, тирле ат сыртында ышкылып беткән йомшак җиребезгә зур сыткычлар чыгып, аксап-туксап йөри башлагач кына белдек...
Безнең якта кыш буе лапаста җыелган тиреснең бер өлешен бәрәңге бакчасына түккәч, калганын чүплеккә – ярлары биек тирән чокырларга күмәләр иде. Башта әти белән бергә бара идек. Ул анда ат белән алдагы ике тәгәрмәчле күчәрне оста итеп борып, йөк төялгән арбаны җиңел генә аудара иде. Берсендә ничектер чүплеккә үземә генә барырга туры килде. Атны яр читенә китерә алмый интектем бит! Әллә тирән чокырдан шүрли, әллә буе шул арба биеклеге генә булган үсмерне санламый…
Авызлыгын ныклап тотып, малкайны алга тарттырып, тәки үземнекен иттем. Көч-хәл белән арбаны аудардым, тауга каршы кире кузгалып китү кыен булды. Шул сәбәпле, арбага утыргач, озын дилбегәнең бер очы белән малкайның сыртына селтәндем... Кисәк алып китте очтырып беренче карашка бик юаш күренгән җирән алаша! Һәм килгән юлдан, үзебезнең ихатага таба түгел, ә кире якка... Авылның читен күтәртелгән шоссе әйләнеп уза иде.
«Юаш» алаша метр ярым биеклектәге юлга ничек томырылып менгәне, икенче якка арба белән ничек итеп очып төшкәнем һич тә истә түгел... Ник ат шул якка чапканын яңадан аңладым – малкай үзенең мәктәп артында урнашкан конюшнясына ашыккан икән. Шунда таба барып җиткәндә, аякларымны арба читендәге тактага ныклап терәп, дилбегәне бер якка бар көчем белән каерып, көчкә атны тәки туктаттым...
Тукта әле, ат белән бәйле тагын бер истәлек бар икән. 1981 нче ел, югары уку йортында соңгы курста укыган чак. Кышкы каникулда авылга хатыным белән кайттык. Ул вакытта безнең күрше Бурсык авылында матур кайры тун – дубленка тегәләр иде. Тире илтәргә бару өчен ат утарына баргач, «Казбек» кушаматлы, беренче карашка кечкенәрәк ак айгырны җигеп бирделәр. Авыл эченнән чыкканда малкай бик акрын гына, «алмаларын» коя-коя барды.
Ә менә басу юлына чыккач, аны әллә үзгәрттеләр – йомшак карларны туздырып, ипләп кенә юырттырып юлын дәвам итте. Искиткеч матур көн иде ул! Бераз суык булса да, кояш биектән якындагы каеннарның ак шәлләрен көмеш төскә күмә иде. Әкияттәгедәй кышкы урман эченнән безнең ак «Казбек» очып, туры юл салып барды – тау башында урнашкан Бурсык авылына таба...
Еллар узды, без күптән инде корыч атларга күчеп утырдык. Дөнья мәшәкатьләренә чумып, атлар кайгысы бетте. Авылларда да алар бик сирәк калды, хәтта Сабантуй чабышларына читтән чаптарлар кайтара башладылар. Күптән түгел Казанга барышлый асфальт юлдан читтәге авыл тирәсендә җигүле атны күреп, оныгым: – Бабай, кара, ат чанада шуа, – дигәч, бергәләп көлгән идек шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев