Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Аптырагач, автоматны аударганнар

1 апрель – Көлке көне

Бер танышымның өендә зоопарк бар: куяннар, аюлар, этләр, төлкеләр... Шыттырма, шәһәр квартирасында нинди зоопарк булсын, диярсез. Әйтергә онытканмын икән, эреле-ваклы бу хайваннар чынында исә йомшак уенчыклар җыелмасы.

– Монда әле аларның яртысы да юк, – дип сөйли хуҗабикә, – күпчелек «хайван»нарны оныклар һәм балаларга өләштем...

Шулай да хайваннар дөньясының кечкенә вәкилләре бу өйдә ничек пәйда булу тарихы мине бик кызыксындырды. Эш шунда ки, хуҗабикә ялга чыкканчы инде байтак еллар кибеттә эшләгән. Супермаркет хуҗасы сатып алучыларны җәлеп итү өчен кибет залына берничә уен автоматы куя. Пыяла савыт эчендә бикләнгән матур уенчыкларны биш яки ун тәңкә салып, бик тиз генә өч җәпле ыргаклар белән каптырып алырга кызыгучылар башта шактый була. Көндез хәтта чиратлар җыелган. Тик кишер бәясенә затлы уенчыкларны алу бәхете, әлбәттә, бик сирәк кешегә татыган.

Тәүлек буе эшләүче яшь сатучылар да кызыккан бу уенга. Төнлә барыбер кибеттә кеше юк диярлек бит. Башта шулай ук биш-ун тәңкәләрне күпләп «суга салганнар». Кибет хуҗасы җүләр түгел бит, уенчыкларны пыяла савытка тыгызлап-тыгызлап тутыра икән. Хезмәт хакын бик аз һәм вакытында түләмәгән саран хуҗадан кызлар үзләренчә үч алу җаен эзлиләр. Һәм уйлап табалар! Барысы бергәләп бик авыр уен автоматын янга аударып, идәнгә салалар. Аннары селкетә-селкетә, уенчыкларны пыяла шкафның «авызы» ягына шудыралар. Автоматны кире бастырып куйгач, 3 җәпле ыргакка йомшак хайваннар бик күпләп «чиртә» башлыйлар икән...

– Тәки бернәрсә дә сизмәде директорыгыз?, – дип сорадым.

– Берәр айдан пыяла савыт күзгә күренеп бушады, хуҗа башын кашый башлады. Аннары уйлап тапты – «сварка» белән уен автоматын стенага беркетеп куйды. Тик без инде төнге сменаларда кул шомартып, автоматларны аудармыйча гына уенчыкларны «ауларга» остарган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев